Аксубай юл төзүчеләре сезонга йомгак ясадылар һәм лаеклы бүләкләр алдылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай юл төзүчеләре сезонга йомгак ясадылар һәм лаеклы бүләкләр алдылар

«Татавтодор» АҖнең Аксубай филиалында Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә һәм Автомобильчеләр көненә багышланган бәйрәм узды.

Ирина Гордеева фотосы

Тантанада бәйрәм сәбәпчеләренә филиал директоры Фәнис Сафин мөрәҗәгать итте.

– 2026 ел сезонының чираттагы битен яптык, – дип билгеләп үтте ул. – Күп эшләр башкарылды. Ике районга ике миллиард сумга якын акча тотылды. Аксубай районында 28 чакрым юл ремонтланды (Чирмешән районында – 24), 63 мең тонна асфальт чыгарылды, 500 мең тоннага якын энергоматериал, гаять зур күләмдә грунт ташылды.

Җитәкче хезмәттәшләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде.

120 кешедән торган коллективта тәҗрибәле хезмәткәрләр дә, яшьләр дә уңышлы эшлиләр. Юл төзүчеләр үзләре билгеләп үткәнчә, предприятиенең төп байлыгы – бердәмлек һәм теләсә нинди шартларда район файдасына эшләргә әзерлек.

Ирина Гордеева фотосы

Район башлыгы Алмаз Мингулов коллективка инфраструктураны үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде:

– 2026 елгы сезон бик яхшы күрсәткечләр белән тәмамланды, – диде ул. – Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә районда төбәк әһәмиятендәге һәм җирле юллар торган саен яхшыра бара. Район халкы бу үзгәрешләрне сизә: уңайлылык һәм хәрәкәт иминлеге яңа дәрәҗәгә күтәрелә.

Бүләкләү

Рәсми өлеш азагында бүләкләү тантанасы булды. Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм югары җитештерү күрсәткечләре өчен предприятие хезмәткәрләре ведомство һәм корпоратив бүләкләргә лаек булдылар. Алмаз Мингулов һәм Фәнис Сафин Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының Рәхмәт хатын автомобиль йөртүче Рәис Сабировка һәм кран-манипулятор операторы Геннадий Явгаевка тапшырдылар.

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасына автомобиль йөртүчесе Сергей Ласточкин лаек булды.

«Татавтодор» АҖ генераль директорының Рәхмәт хатын йөк төягеч йөртүче Геннадий Артемьев, автомобиль йөртүче Айдар Мәрдиев һәм асфальт-бетончы Сергей Харитонов алды. «Татавтодор» АҖнең Мактау грамотасы белән лаборатория инженеры Наталья Тимочкина һәм автомобиль йөртүчесе Сергей Дмитриев бүләкләнде.

Район башлыгының Рәхмәт хатларын

  • автомобиль йөртүче Валерий Красновка,
  • хезмәтне саклау буенча белгеч Антон Мясниковка 
  • диспетчер Инзилә Сөләймановага тапшырдылар.

 


Нет комментариев