Аксубай районында тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм турында фикер алыштылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм турында фикер алыштылар

«Штабик» яшьләр үзәге базасында Чистай балалар йортының алмаштыручы гаиләләрне озата бару хезмәте белгечләренең опекуннар һәм тәрбиягә алган ата-аналар белән эшлекле очрашуы узды.

Чара опекун көненә багышланган иде.

Тәрбиягә бала алган ата-ана булу – балага мәхәббәтне генә түгел, махсус белемнәрне дә таләп итә торган зур хезмәт ул. Әниләргә һәм әтиләргә ярдәм итәр өчен, балалар йорты белгечләре тәҗрибә уртаклашырга килделәр.

Әңгәмә гадел һәм бик мөһим булып чыкты. Икенчел ятимлекне профилактикалауга аерым игътибар бирелде. Белгечләр бала белән ышанычлы әңгәмә корырга, авыр ситуацияләрдә уртак тел табарга һәм гаиләдәге эмоциональ киеренкелекне киметергә дигән практик киңәшләр белән уртаклаштылар.

Мондый очрашулар – гаиләләрне ныгыту һәм тәрбиягә алынган балаларның тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен төзелгән ярдәм системасының мөһим өлеше. Әңгәмә барышында юристлар һәм психологлар ата-аналарга аларның Россия Федерациясе законнарында беркетелгән хокуклары һәм бурычлары турында искә төшерделәр. Катнашучылар билгеләп үткәнчә, тәҗрибә уртаклашу тәрбиягә бала алган ата-аналарга үзләрен ышанычлырак хис итәргә һәм борчылулары белән ялгыз калмаска ярдәм итә.

Фото опека һәм попечительлек бүлеге архивыннан.

 


Нет комментариев