Аксубай милли-мәдәни үзәге лидеры ЧММА бүләген алды
Соңгы яңалыклар

Аксубай милли-мәдәни үзәге лидеры ЧММА бүләген алды

Чуаш милли-мәдәни автономиясенең XII хисап-сайлау конференциясендә иң актив җәмәгать эшлеклеләрен бүләкләү булды.

ТР да Чуаш милли-мәдәни автономиясе (ЧММА) рәисе Дмитрий Самаренкин Аксубай районы чуаш иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Роза Чентаевага чуаш халкының этник йолаларын саклау буенча актив эше өчен сертификат тапшырды.

Роза Николаевна – актив тормыш позицияле кеше, ул чуаш мәдәниятен, йолаларын һәм телен үстерү һәм саклауга зур өлеш кертә.

Фото: ЧКНА архивыннан.


Нет комментариев