Яңа Ибрай авылы балалары Татнефтепром оешмасыннан яңа елга бүләкләр алдылар.
Нефть предприятиесе генераль директорыннан авылга 59 яңа ел бүләге алып килгәннәр. Аларны ЦДНГ җитәкчесе Линар Гарифуллин шәхсән китергән. Бәйрәм күчтәнәчләрен Яңа Ибрай мәктәбе укучыларына һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренә тапшырдылар. Балалар сюрпризга бик сөенделәр.
– Бу юлы да Татнефтепром генераль директоры Илдар Шәйхетдинов безнең авылны игътибарсыз калдырмады, – дип билгеләп үтте Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров. – Балалар бик канәгать, яңа ел җитүен шатланып көтәләр.
Фото: Яңа Ибрай авыл җирлеге архивыннан.
Нет комментариев