Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Туфанга багышладылар
Хәсән Туфан йорт-музеенда Хәсән Туфанга багышланган "Корбан ашы" үткәрделәр. Монда күп кунаклар килде, шул исәптән район башлыгы Камил Гилманов, ТР язучылар Союзы җитәкчесе урынбасары Рәсих Сабирҗанов, Татарстанның Көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров, Нәбирә Гыйматдинова, районның иҗат интеллигенциясе һәм музейга нигез салучылар да бар иде. Кунаклар өчен экскурсия оештырылды, "Корбан...
-
Районны лаеклы тәкъдим иттеләр
Районның белем бирү учреждениеләре Казанда үткәрелгән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар һәм хәтта бүләкләр дә алдылар. Ярминкә "Казан" Агросәнәгать паркында үткәрелде. Исегезгә төшерәбез, әлеге ярминкә һөнәри белем бирү сыйфатын яхшырту, республика яшьләре арасында эшче һөнәрләрен популярлаштыру, халыкны сыйфатлы азыклар белән тәэмин итү максатларында уздырылды. Безнең районны мәгариф бүлеге һәм Аксубай универсаль...
-
Бәйрәм концерты
Өлкән кешеләр көнендә Мәдәният йортының төп сәхнәсендә тантаналы концерт үтте. Күп еллык хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен район башлыгы Камил Гилманов белдерде. - Өлкән кешеләр көнен Зирәк акыллы кешеләр көне дип үзгәрттеләр, - дип сөйләде ул. - Һәм бу дөрес тә. Сез үзегезнең акыллы киңәшләрегезне безгә, үзегезнең балаларыгызга һәм оныкларыгызга бирәсез....
-
"Нечкәбил" бәйгесе финалына үтте
"Нечкәбил" гаилә бәйгесендә катнашучы Полина Мулеева "Гаилә кыйммәтләре" номинациясендә җиңүче булды. Татарстан гаиләләре фестивале "Казан-Арена" стадионында үтте. Аңарда республиканың 30 районыннан 45 гаилә катнашты. Катнашучыларның чыгышларын мәртәбәле жюри бәяләде. Хөкемдарлар җиде иҗат мәйданчыгында эшләде. Һәр салонда гаилә ничә ел бергә яшәүләре турында сөйләде. "Аквамарин" мәйданчыгында Мулеевлар гаиләсе "Гаилә кыйммәтләре" номинациясендә...
-
Истәлек ташыннан соң түгәрәк өстәлгә
Чуаш эшлеклеләре кабаттан безнең районда булып киттеләр. Чуашстан туган якны өйрәнүчеләр Союзының Татарстан бүлеге рәисе, якташыбыз Александр Семеновны һәм чуаш язучысы, шагыйрь, фольклорчы Эдисон Патмарны ипи-тоз, традицион куас белән каршы алдылар. Савруш җирендә булуның бай программасында кызыклы әңгәмәгә дә урын табылды, анда авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев, китапханәчеләр Наталья Сергеева,...
-
Мөселманнарның бөек бәйрәме
Дүшәмбе көнне районның барлык мәчетләрендә дә мөселманнар ислам динендәге иң якты бәйрәмнәрнең берсе - Корбан гаетен билгеләп үттеләр. Иртәнге намазга кадәр район үзәге мәчетенең гыйбадәт кылу залы халык белән тулды. Ә бәйрәм намазын укыр өчен мөселманнар баскыч мәйданчыгыннан да, беренче каттан да урын алдылар. Көньяк төбәге казые, районның имам мөхтәсибе...
-
Аксубай районы мәчетләрендә бәйрәм гыйбадәтләр тәртибе
Корбан гаете уңаеннан Аксубай районы мәчетләрендә дүшәмбе көнне бәйрәм чаралары уза. 12 сентябрь көнне иртәнге намаз - 4 сәгать 20 минутта. Бәйрәм намазы 5 сәгать 30 минутта башлана.
-
Нурлатлылар чыгыш ясаячак
6 сентябрьдә Кәкре Күл авыл мәдәният йорты сәхнәсендә Нурлат районы үзешчәннәре концерты уза. Башлана 19:30 сәгатьтә, керү - ирекле. Аксубайлылар үзләренең төгәлләү концертларын 9 сентябрьдә Каргорада тәкъдим итәчәк.
-
Ачык һава астында Кинозал
Россия киносы елына багышланган "Кино төне" ациясе Аксубайда беренче тапкыр үтте. Яшьләр үзәге янәшәсендәге спорт мәйданчыгында зур экран урнаштырылды, бирегә йөзләгән кеше җыелды. Тамашачылар яшел чирәмнән урын алдылар - кемнәрдер чирәм өстенә, кемнәрдер өйләреннән махсус алып килгән җәймәләр өстенә утырды. - Россия киносы - ул бай тарихлы һәм талантлы актерлар,...
-
Туган якка мәдхия җырлап
Районның ветераннар советы әгъзасы Евгений Копонев өчен быелгысы ел аерым актив һәм кызыклы. Истәлекле вакыйгалар апрель аенда башланды. Геройларча һәлак булган Филипп Мазилинның исемен мәңгеләштерүдә Евгений Копонев күп көч куйды. Йөзләрчә аксубайлылар катнашында Рус Кармәтеннән аның йорты торган урыннан туфрак алу тантаналы төстә узды. Икенче көнне Аксубай районы делегациясен җитәкләп...
-
Якташыбыз истәлегенә
Газиз Кашапов музеенда шагыйрь, публицист, журналист буларак аның истәлегенә кичә уздырылды. Ул 1942 елның 21 августында Аксубай районының Яңа Үзи авылында дөньяга килә. ...Газиз Кашаповның әтисе, Яңа Үзи кешесе, сугышка кадәр хатыны Бану Гарипова белән Мәскәүдә яши. Йорт хуҗасы фронтка киткәнче хатынын әнисе Махруй әби янына Яңа Үзи авылына озатып...
-
Төнлә – кинога
Мәдәният бүлеге күркәм гадәт буенча май аенда үткәрелә торган Музейлар төне акциясенә охшаш "Кино төне" үткәрергә планлаштыра. "Без бу акцияне (Кино төне) һәр елны 27 августта үткәрелеп килгән Россия Кино көненә багышларга телибез, - дип фикерләре белән бүлеште мәдәният бүлеге җитәкчесе Евгений Мартынов. - Кино челтәре ветераннарына район киносы турында...
-
Спаска – азык-төлек
Август аеның бер көнендә үзәк китапханәгә актив йөргән китап укучылар бәйрәмгә эләктеләр. "Спаслар килде - азык әзерлә" фольклор тантанага хәтта үтеп баручылар да кызыксынып күз салды. Шунда ук "Умартачы" (Фәһимә Гатина) барысын да бал белән чәй эчерде. Өстәлгә алма бәлешләре, чикләвекләр куелган иде. Алып баручылар Елена Тихонова һәм Анна Бикмуллина...