Дин әһеле белән очрашу
ТР Мөселманнар Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Аксубай районында эш сәфәре белән булып китте.
Район үзәгендәге очрашудан соң кунаклар Иске Ибрай мәчетенә юл тоттылар.
Дин остазы, хөрмәткә лаек вәгазь сөйләүче һәм Россия мөселманнары арасында күпсанлы китаплар авторы булган Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашуга районның барлык имам-хатыйплары, җитәкчелек, авыл халкы килде. Шулай ук Нурлат районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәйфуллин, Аксубай районының аксакаллар шурасы рәисе Заһит Ганиев та катнаштылар.
Бергәләп намаз укыганнан соң, республиканың баш казые җыелучылар белән аралашты.
- Иске Ибрай җирендә очрашуыбыз очраклы түгел, - дип билгеләп үтте Җәлил хәзрәт Фазлыев. - Минем остазым, укытучым, республиканың баш казые Габделхак хәзрәт Саматов нәкъ менә монда туган. Тулаем сезнең төбәк ислам диненә тугры дин әһелләренә бай як.
Җәлил хәзрәт Фазлыев җыелучыларга озак итеп вәгазь сөйләде, сорауларга җавап бирде. Ислам диненең изгелеккә, игелеккә өндәве, радикаль агымнарның, экстремизмның аянычлы нәтиҗәләргә китерүе турында сөйләде.
Көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров дин остазына нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт әйтте. Очрашу соңында барысы да бергәләп намаз укыдылар, чәй эчтеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев