Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иҗатка тартылып

Кече Сөнчәле авылында җирле кул эшләре остасының күргәзмәсе ачылды. Бу тукылган келәмнәр, бәйләгән әйберләр, чигешләр, тухья һәм хушпу чуаш милли баш киемнәре, бизәнү әйберләре, ыргак белән бәйләнгән челтәрләр һ.б. 78 яшьлек Лира Филиппова балачактан "бәйли, тегә, чигә". Ул 5 келәм тукыган, берничәсен туганнарына бүләк иткән, кайберләре Кече Сөнчәледә иҗат мәйданчыкларында...

Кече Сөнчәле авылында җирле кул эшләре остасының күргәзмәсе ачылды.

Бу тукылган келәмнәр, бәйләгән әйберләр, чигешләр, тухья һәм хушпу чуаш милли баш киемнәре, бизәнү әйберләре, ыргак белән бәйләнгән челтәрләр һ.б.

78 яшьлек Лира Филиппова балачактан "бәйли, тегә, чигә". Ул 5 келәм тукыган, берничәсен туганнарына бүләк иткән, кайберләре Кече Сөнчәледә иҗат мәйданчыкларында күп тапкыр тәкъдим ителде.

- Күргәзмә оештыруның төп максаты - халык сәнгатен, элеккеге йолаларны торгызу һәм җирле кул эшләре осталарының стильле үзенчәлекләрен үстерү, - дип бүлеште клуб мөдире Вера Уканеева.

Останың эшләренә район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин да бәя бирде. Ул күргәзмәнең яхшы кәеф бүләк итүен, тәрбияви эш башкаруын һәм балаларны да халык мәдәниятенә, сәнгатенә тартуын билгеләп үтте. Һичшиксез, монда булганнан соң үз кулларың белән шундый ук матурлыкны тудыру теләге тумый калмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев