Чуашстан белән дустанә һәм эшлекле мөнәсәбәттә
Күренекле чуаш язучысы Петр Хузангайның тууына 110 ел тулуны бәйрәм итү безнең районга көтелмәгән сөенеч алып килде. Әлки районында туып үскән шагыйрьнең юбилеена бәйле тантана Аксубай районын да колачлады. Чуашстан республикасы мәркәзенең сәнгать һәм мәдәният вәкилләре делегациясе бөек шәхесне олылап искә алу максаты белән Хузангайның туган төбәгенә аяк басты. Шуларның...
Күренекле чуаш язучысы Петр Хузангайның тууына 110 ел тулуны бәйрәм итү безнең районга көтелмәгән сөенеч алып килде.
Әлки районында туып үскән шагыйрьнең юбилеена бәйле тантана Аксубай районын да колачлады. Чуашстан республикасы мәркәзенең сәнгать һәм мәдәният вәкилләре делегациясе бөек шәхесне олылап искә алу максаты белән Хузангайның туган төбәгенә аяк басты. Шуларның бер төркеме, дустанә сәфәр белән, безнең районда да булып китте. Чуашстаннан килгән профессиональ артистлар чыгышыннан ләззәт алу өчен, залда аксубайлылар җыелды, хәтта ерак чуаш авылларыннан да килүчеләр бар иде. Бер-бер артлы сәхнәгә чыккан артистлар рәхмәтле тамашачыларга төрле музыкаль жанрда үзләренең җырлы чыгышларын бүләк иттеләр.
Петр Хузангай - шагыйрь, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе, Чуашстан АССРның халык шагыйре, Чуашстан АССРның К.В. Иванов исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Чуаш поэзиясенең үсеше һәм чәчәк атуы Хузангай исеме белән тыгыз бәйле.
Шулай ук бию төркемнәренең ялкынлы чыгышлары да тамашачылар күңеленә хуш килде. Бәйрәм программасы җырлы-биюле чыгышлар белән бергә, кызыклы очрашуларны да үз эченә алды. Концерт барган вакытта Чуашстан Республикасының милләтләр һәм музей эшләре буенча мәдәният министры Константин Яковлев килде. Дәрәҗәле кунакны аксубайлылар милли киемнәрдә ипи-тоз, чәк-чәк һәм сыра эчемлеге белән чуаш җырын башкарып каршы алдылар.
- Хөрмәтле якташлар, бу кичәне сезнең белән үткәрүемә мин ифрат шат, - дип тамашачыларга мөрәҗәгать итте Константин Яковлев. - Бу ел барыбыз өчен дә уңышлы булсын иде! Алга таба да без дустанә һәм эшлекле мөнәсәбәттә хезмәттәшлек итәчәкбез.
- Сезне туган төбәктә каршылавыма шатмын, Константин Геннадьевич, - дип ассызыклады район башлыгы Камил Гилманов. - Элеккеге вазифагызда да сез район мәдәнияте өчен бик күпне эшләдегез, чираттагы тапкыр да якташларыгызны хәйрия концерты белән сөендердегез. Чуашстан мәдәнияте алга таба да гөрләп чәчәк атсын, уңышлар сезгә!
Бәйрәм очрашуында Аксубай православие чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев катнашты. Ул барысын да Хач ману бәйрәме белән ихластан котлады.
- Әлеге тантанада катнашудан, милли җырлар тыңлаудан күңелләр куана, - дигән хис-кичерешләрен белдерде ул. - Хузангай чуаш мәдәниятен үстерүгә күп көч куйды. Без үз милләтенең тарихына, ватаны тарихына лаеклы өлеш керткән кешеләрдән һәрвакыт үрнәк алып яшәргә һәм бу мирасны авылларыбызга, гаиләләребезгә алып килергә тиеш.
Кичәне дәртле җырлар, ялкынлы биюләр дәвам итте. Аксубайлылар Чуаш мәдәнияте эшлеклеләренә рәхмәтләрен көчле алкышлары белән белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев