Сәхнәдә – “Йолдызлык“ яшьләре
"Созвездие-Йолдызлык" Ачык республика-телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале Аксубай районында ике концерт бирде. Алар яңа күпфункцияле мәдәният үзәкләрендә узды. Яшь талантларны - Татарстанның төбәк Яшьләр иҗтимаги оешмасы катнашучыларын 2 февраль көнне - Карасуда, 3 февраль көнне Иске Ильдеряк сәхнәсендә тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды. - Без "РИТЭК" компаниясеннән грант оттык...
"Созвездие-Йолдызлык" Ачык республика-телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале Аксубай районында ике концерт бирде.
Алар яңа күпфункцияле мәдәният үзәкләрендә узды. Яшь талантларны - Татарстанның төбәк Яшьләр иҗтимаги оешмасы катнашучыларын 2 февраль көнне - Карасуда, 3 февраль көнне Иске Ильдеряк сәхнәсендә тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды.
- Без "РИТЭК" компаниясеннән грант оттык һәм Татарстан шәһәрләре һәм районнарында концертлар бирәбез. Безнең фестивальне һәм анда катнашучыларны телевидениедән еш күреп була, безнең иҗат проектларыбыз күп, ләкин тамашачылар белән кара-каршы җанлы аралашуны, сезнең хисләрегезне берни дә алмаштыра алмый. Шуңа күрә без авылларга барабыз һәм безне алкышлар белән генә хуплап калмассыз, кушылып җырларсыз да дип ышанабыз, - дип билгеләп үтте концертны алып баручы Марина Ясельская.
Талантлы яшьләрнең иҗат командасы - төрле еллар лауреатлары һәм дипломантлары, алар барысы да Татарстанның төрле шәһәрләрендә һәм районнарында яшиләр, кемдер үзенең иҗат эшчәнлеген - җырлавын дәвам итсә, кемнәрдер консерваторияләрдә һәм хәтта ГИТИСта укыйлар, кемдер башка өлкәне сайлаган. Ләкин бер нәрсә алар белән кала - фестивальгә һәм тамашачыларга мөнәсәбәт. Иҗат төркемендә булган күп кенә "Йолдызлык" катнашучыларының исемнәре татар публикасында танылырга өлгергән инде, болар - Илгиз Зәкиев, Алексей Радионов, Юлия Макарова, Алинә Әхмәтова, Зилә Гибатова, Динар Шәрәфетдинов, Александра Бушуева. Алар белән бергә безнең сәхнәдә Наилә Мартынова укучысы Виктория Васильева да бар - ул "Йолдызлык"та инде дүртенче ел рәттән катнаша, ә 2015 елда үз төркемендә "Вокал-соло" номинациясендә җиңүче булды.
Талантлы яшьләргә безнең Аксубай йолдызчыклары - фестивальдә катнашырга өлгергән яки әлеге җаваплы чыгышка әзерләнгән балалар сокланып карадылар. Аеруча да авыл балаларының күзләре ялкынланды. Карап, алкышлап кына тормадылар, кушылып җырладылар, тамашачыларның кайберләре концерт программасы ахырында биеделәр дә.
- Без иҗади, талантлы яшьләрнең безнең сәхнәдә чыгыш ясауларына бик шат, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. - "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов - безнең районның яхшы дусты. Аның әтисенең якташыбыз Хәсән Туфан китапларына эскизлар ясавы, аксубайлыларның фестивальдә һәр елны катнашулары безне берләштерә. 17 ел элек "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленә нигез салган Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевка, күпфункцияле үзәкләр һәм яңа клублар ачкан Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәтебез чиксез.
Ул район башлыгы исеменнән Татарстан Республикасы "Созвездие-Йолдызлык" яшьләр иҗтимаги оешмасы директоры Айдар Гайнетдиновка һәр төркемнең талантлы баласын хуплаганы өчен Рәхмәт хаты тапшырды һәм фестивальгә уңышлар һәм озак еллар дәвамында эшчәнлек алып баруын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев