Хач ману көнендә
Районның православие динен тотучылары Хач ману бәйрәмен билгеләп үттеләр. Көн дәвамында авыллардагы сулыклар һәм Аксубайның Ташлы чокыр чишмәсе аруландырылды. Халык төнгә кадәр сулыклардан китмәде. Күпләр, салкынга һәм көннең җилле булуына карамастан, изгеләндерелгән суга чумып чыкты. Хач ману дини йолаларын үтәүчеләрне хуплап килүчеләр дә аз түгел иде. - Православие динен тотучылар...
Районның православие динен тотучылары Хач ману бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Көн дәвамында авыллардагы сулыклар һәм Аксубайның Ташлы чокыр чишмәсе аруландырылды. Халык төнгә кадәр сулыклардан китмәде. Күпләр, салкынга һәм көннең җилле булуына карамастан, изгеләндерелгән суга чумып чыкты.
Хач ману дини йолаларын үтәүчеләрне хуплап килүчеләр дә аз түгел иде.
- Православие динен тотучылар шуны исләрендә тотсыннар иде, Хач ману бәйрәмендә аруландырылган бәкедә яки башка сулыкларда коену, ул кешенең гөнаһларын юуы дигәнне аңлатмый, - диде Аксубай православие чиркәве башлыгы Александр Качаев. - Алардан бары тик тәүбә-истигъфар кылып кына араланырга мөмкин. Әлбәттә инде, кышкы салкында бәкегә чуму өчен ихтыяр көче кирәк. Бозлы суга чумып кеше, әйтергә кирәк, үзенә күрә бер батырлык кыла. Ул шулай ук рухи батырлыкларга да этәрә ала. Үзендәге курку хисләрен юкка чыгарып, кеше үз өстендә эшли, үзенең дингә ышанычын ныгыта.
Православие динендәге кешеләр атна дәвамында чиркәүләргә килеп аруландырылган су алалар. Аны эчү, өйләрне, маллар һәм кош-кортлар асралган биналарны аруландыру өчен кулланырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев