Балалардан илһам алып
Аксубайның туган як тарихын өйрәнү музеенда "Оста куллар" декоратив-кулланма сәнгать түгәрәге эшләре күргәзмәсе ачылды. Түгәрәк Аксубай лицеенда Альбина Аюпова җитәкчелегендә эшли. Ул - 13 ел стажы булган югары квалификацион категорияле укытучы. Һәм аның "Оста куллар" түгәрәгенә күбесенчә укучы кызлар йөри. Анысы аңлашыла да, табигать кызларга кул эшләренә сәләт биргән. "Оста...
Аксубайның туган як тарихын өйрәнү музеенда "Оста куллар" декоратив-кулланма сәнгать түгәрәге эшләре күргәзмәсе ачылды.
Түгәрәк Аксубай лицеенда Альбина Аюпова җитәкчелегендә эшли. Ул - 13 ел стажы булган югары квалификацион категорияле укытучы. Һәм аның "Оста куллар" түгәрәгенә күбесенчә укучы кызлар йөри. Анысы аңлашыла да, табигать кызларга кул эшләренә сәләт биргән. "Оста куллар" түгәрәге эшчәнлеге кызларның яшенә, эшкә сәләтле булуларына, материаллар һәм башка ресурсларга бәйле алып барыла.
Укучылар күргәзмәгә күптән әзерләнгәннәр һәм күргәзмәгә килүчеләр игътибарына үзләре ясаган бик күп төрле әйберләр тәкъдим иттеләр. Монда сәйләннән ясалганнары да, чигү эшләре дә, агачка уеп рәсем төшерү дә, корама сәнгате дә, бәйләү, аппликация һәм башка бик күп эшләр бар. Күргәзмәгә килүчеләр үзләренә ошаган әйберләргә озак сокланып карап тордылар.
Күргәзмә ачылу тантанасында кеше күп иде. Яшь кул эшләре осталарының әти-әниләре дә, "Балкыш" иҗат берләшмәсе әгъзалары да килгән. Һәрберсе үзенә хуш килгән әйберне тапты. Түгәрәк җитәкчесен музей мөдире Әлфия Нурхамәтова Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Альбина Хәким кызының мәдәният өлкәсендә бу беренче генә бүләге түгел. Берничә ел элек ул балаларның иҗат эшләрен "Сихерле бер атлам" күргәзмәсенә тәкъдим иткәне өчен Аксубай җирлекара үзәк китапханәсеннән һәм Аксубай районы мәдәниятен саклауга өлеш керткәне, "Твистинг - ул кызык" мастер-классын оештырган һәм үткәргән өчен Үзәк музей системасыннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
- Балалардан илһам аласың, - дип сөйли Альбина Хәким кызы. - Алар үсәргә һәм камилләшергә этәргеч бирәләр. Без кофе бөртекләре белән аппликация, акча агачлары, джинс материалыннан органайзер кебек яңа эш төрләрен сынап карыйбыз. Балалар тәкъдим итә, мин методикасын табам. Түгәрәкнең уңышлы эшчәнлегендә әти-әниләрнең дә ярдәме зур.
- Ләйсән һәм Лилия Сруровалар "Оста куллар" түгәрәгендә күптән шөгыльләнәләр, - дип бүлеште кызларның әнисе, - мине дә бу эшкә тарттылар. Алмаз белән чигү эшенә әзерләмәләр алырга тәкъдим иттеләр. Безнең беренче эшебез "Кол Шәриф мәчете" булды. Без аны 1,5 ай эшләдек. Уртак эш безне тагын да якынайтты.
Күргәзмә ай дәвамында эшләячәк, теләүчеләр оста куллы кызларның эшләре белән якыннан танышып, иҗатлары белән соклана алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев