Могҗиза бүләк иттеләр
Аксубайның "Хыял" балалар йортында бәйрәмнәрне гаилә мохитендә каршы алу традициясе аңа нигез салынганнан соң ук барлыкка килде. Иске Яңа ел да искәрмә булмады. Әкиятне монда барысы да көтеп алды - төштән соңгы йокы вакытыннан соң уянган балалар да, мәктәптән кайткан яшүсмерләр дә. 13 гыйнвар кичендә монда Кыш бабай, Кар кызы...
Аксубайның "Хыял" балалар йортында бәйрәмнәрне гаилә мохитендә каршы алу традициясе аңа нигез салынганнан соң ук барлыкка килде.
Иске Яңа ел да искәрмә булмады. Әкиятне монда барысы да көтеп алды - төштән соңгы йокы вакытыннан соң уянган балалар да, мәктәптән кайткан яшүсмерләр дә. 13 гыйнвар кичендә монда Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары катнашында уен-көлке, җырлар, бәйгеләр һәм чыршы янындагы гадәттәгечә шигырьләр сөйләү, күп-күп призлар һәм күтәренке кәеф белән тагын бер могҗизалы тамаша булды.
- Приютта һәр бәйрәм - бу, әлбәттә инде, матур күлмәкләр кигән һәм зур бантлар таккан кызлар, күбәләк-галстук, кара костюм чалбарлар кигән малайлар. Бу - кызлар үзләрен принцесса, ә малайлар джентельменнар кебек хис итсеннәр өчен күптән гадәткә кертелгән. Хәтта зал да монда бәйрәмчә - дивар җирлегендә гирляндалардан ясалган чанага җигелгән болан, карлы йорт, кар өемнәре.
Әкиятне карарга кунакларны да чакырдылар. Балаларны котларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Шәүкәт Нургалиев килде.
- "Бердәм Россия" партиясе, район җитәкчелеге, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм шәхси үз исемемнән сезне бәйрәм белән котлыйм, укуда уңышлар, йортыгызга тынычлык һәм иминлек телим, - дип белдерде Сергей Александров.
- Киләсе Яңа елны өйдә, гаиләләрегез белән каршыларга язсын, - дип теләде Шәүкәт Нургалиев. - Сезгә җылы һәм күңелле бәйрәм өчен рәхмәт.
Кунаклар да буш кул белән килмәгән. Алар һәр тәрбияләнүчегә Айрат Хәйруллинның хәйрия фондыннан бу елның символы булган әтәч формасында яңа ел күчтәнәчләре белән рюкзаклар, Хач ману бәйрәме уңаеннан Татарстан Дәүләт Думасы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдиновтан татлы бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев