Заря авылында Республика көне дулкынландыргыч, якты бәйрәм - үзенчәлекле Авыл көненә әверелде.
Быел Урмандеево авыл җирлеге Заря авылында чишмә төзекләндерүгә "РИТЭК" ҖЧҖдән социаль проектлар грантын отты (нәкъ менә бу чишмә Саврушка елгасының башлангычы булып тора). Хәзер бу урыннарны танып та булмый. Территорияне ял итү, массакүләм бәйрәмнәр уздыру урыны итеп төзекләндерделәр....
Заря авылында Республика көне дулкынландыргыч, якты бәйрәм - үзенчәлекле Авыл көненә әверелде.
Быел Урмандеево авыл җирлеге Заря авылында чишмә төзекләндерүгә "РИТЭК" ҖЧҖдән социаль проектлар грантын отты (нәкъ менә бу чишмә Саврушка елгасының башлангычы булып тора). Хәзер бу урыннарны танып та булмый. Территорияне ял итү, массакүләм бәйрәмнәр уздыру урыны итеп төзекләндерделәр. Грант акчасына бетон салынган һәм ташлар белән әйләндереп алынган мәйданчык булдырылды, аның уртасыннан саф чишмә суы бәреп тора (суның сыйфаты лаборатория тикшерүе нәтиҗәләре белән дәлилләнгән), түбәсе ябылган, кое саклагыч капкач белән капланган. Чишмәгә таба бетоннан ясалган баскычлы юл салынган, аның буенча өлкән яшьтәге кешеләр дә рәхәтләнеп атлап төшә ала. Территориядә барлык көнкүреш элементлары да (эскәмияләр, өстәлләр, мангаллар) уйлап ясалу өстенә, әйләнә-тирәне матурлап, бизәп тә торалар. Имәннән ясалган "папирус"ка - табигатьне сакларга, аның кыйммәтен белергә һәм туган төбәкне яратырга кирәк, дип язылган сүзләр игътибарны үзенә җәлеп итә. Ике метр биеклектәге ябалак скульптурасы әлеге изге урынны саклап торадыр сыман тоела.
Бу урында булырга туры килгән кешеләрнең һәркайсы моннан илһамланып китә.
Бу көнне чишмә дә, авыл кешеләре дә арулану алдылар. Аксубай православие чиркәве иеромонахы "Заря" чишмәсен изгеләндерде. Зарялылар гыйбадәт кылу йоласын теләп башкардылар.
Район башлыгы Камил Гилманов тормыш иптәше Асия Зөфәр кызы белән бәйрәмгә бүләкләр, күчтәнәчләр алып килде. Тантанада катнашучылар белән җылы очрашу булды. Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев бу истәлекле урынның тарихы турында бәян итте.
Авыл кешеләре тормыш шартларын яхшыртуга бәйле Заря поселогында башкарылган эшләр өчен район җитәкчесенә рәхмәтләрен белдерделәр.
- Сез районның иң матур почмагында яшисез, - дип халыкка мөрәҗәгать итте Камил Гилманов. - Бу төбәк алга таба да чәчәк атсын, авыл халкының хезмәт сөючәнлеген без яхшы беләбез. Авылда балаларның күп булуы да сөенечле.
Җыелучыларның көчле алкышлары астында район башлыгы чишмә территориясенә кергән юлдагы ал тасманы кисте. Кунаклар җирле истәлекле урынның барлык почмакларын да кызыксынып карадылар.
- Төзекләндерүгә бәйле күләмле эшләрне без поселок халкының бердәмлеге, тырышлыгы һәм игелекле кешеләрнең ярдәме, булышлыгы белән башкардык, - диде бәйрәмнең рәсми өлешендә чишмәне төзекләндерү буенча инициатив төркем җитәкчесе Светлана Гулякова. - Бу игелекле эшкә һәркем үзеннән өлеш кертергә тырышты. Тырышып хезмәт куйганнары өчен авыл халкына, сәнгать бизәлеше өчен Андрей Бикмуллинга, Павел Майоровка, шигъри бизәлеш өчен Анна Бикмуллинага, кирәкле материаллар белән тәэмин иткән өчен Яңа Баландада яшәүче Валерий Сидоркинга, манипулятор машинасы белән булышкан Ринат Мингалимовка ихластан рәхмәт сүзләре җиткерәм. Шулай ук Заря поселогының яшь буыны да рәхмәт сүзләренә лаек.
Соңгы елларда зарялылар - шимбә өмәләреннән алып ветераннарны хөрмәтләүгә кадәр игелекле эшләрне шактый башкардылар. Чишмәне төзекләндерүдә дә актив катнаштылар. Екатерина Петрова, Наталья Липатова, Арина, Оксана, Юлия Львовалар, Анастасия Майорова, Анна Гулякова, Николай һәм Александр Демидовлар, Родион Васильев, Василий Афанасьев Урмандеево авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Тантананы уеннар, бәйгеләр, мәдәни программа дәвам итте. Урмандеево авыл мәдәният йорты вәкилләре Мария һәм Архип Ивановлар якташларына матур җырларын бүләк иттеләр.
Нет комментариев