Кеше һәм закон рубрикасы буенча яңалыклар
-
Алдакчы биш мең сум акчаны үзләштергән
Алдакчылар аксубайлының 5 мең сум акчасын алалар. Кырык сигез яшьлек ир-атның кәрәзле телефоны шалтырый. Телефон трубкасының икенче башында яшь кеше тавышы ишетелә: "әти, мин бер кызны таптаттым, аны хастаханәгә алып киттеләр, минем янымда ДПС инспекторы, барысын да җайга салырга була, телефонны аңа бирәм". Аптырашта калган ир телефоннан шалтыратып сөйләшүчене улы...
-
02 хезмәте
5 июльдән 19на кадәрге чорда Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 108 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, шуның 9ы - җинаять кылуны үз эченә ала. 16 юл-транспорт вакыйгасы булган. Канун бозучылар арасында социаль тармак белгече дә бар, тикшерү барышында аның дипломы ялган булып чыга. Ике атна эчендә кабат ике...
-
Машина йөртүчеләр төнлә дә кагыйдә боза
Ял көннәрендә полиция хезмәткәрләре район газетасы журналистлары белән берлектә төнге рейдка чыктылар. Гадәттә рейдка чыгар алдыннан маршрутлар билгеләнә. Бу юлы да полиция башлыгының бүлекләр буенча җаваплы урынбасары Владимир Семенов рейд төркемнәренең юнәлешләрен ачыклады. Сөнчәледән исерек тракторчының руль артына утыруы турында хәбәр килде, бер машина шул юнәлешкә юл алды. Икенче төркем...
-
Мәк түтәле хөкемгә илтә
Аксубай полиция хезмәткәрләре "Мәк" оператив-профилактик операциясе үткәрәләр. Аның кысаларында составында наркотик матдә булган әйбер кулланган беркайда да эшләмәүче кеше административ җаваплылыкка тартылган. Полицейскийлар наркотик кулланган кешеләрне ачыклау максатыннан рейдлар үткәрәләр, шулай ук киндер һәм мәк үстерелгән урыннарны да билгелиләр. Наркотик җитештерүдә кулланылучы башка үләннәрне ачыклыйлар. - Безнең җирлектә үсүче, бакча...
-
ТКХ хезмәтләре канәгатьләндермәсә
Коммуналь хуҗалык хезмәтләренең үз эшләрен тиешле дәрәҗәдә үтәмәве белән бик күпләр очрашадыр, мөгаен. Әмма кайберәүләр коммуналь оешмалар тарафыннан җибәрелгән хаталар турында дәшми калуны кулайрак саный. - Бүгенге көндә Аксубай районында торак-коммуналь хезмәт күрсәтү буенча кулланучылардан бер генә шикаять тә юк, - дип сөйли Росспотребнадзорның баш эксперт-белгече Андрей Тимирясов. - ТКХ...
-
Наркотикларга – юк!
Россия МВДның Аксубай районы бүлеге хезмәткәрләре әнә шундый девиз астында наркотикларга каршы көрәш айлыгы үткәрделәр. Айлык чорында 20 яшьлек эшсез ир-егетнең наркотик матдәләр куллану факты ачыкланды. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Илназ Зәйдуллин белдерүенчә, ел башыннан алып, шундый дүртенче очрак теркәлгән. Наркоманнар җинаять җаваплылыгына тартылганнар. Фото http://www.google.com/imgres?imgurl=http://school21.iptv.by/wp-content/uploads/2014/09/netnarkot_1.jpg&imgrefurl=http://school21.iptv.by/%25D0%25BD%25D0%25B5%25D1%2582-%25D0%25BD%25D0%25B0%25D1%2580%25D0%25BA%25D0%25BE%25D1%2582%25D0%25B8%25D0%25BA%25D0%25B0%25D0%25BC/&h=451&w=520&tbnid=i-ueKErG0RWPEM:&zoom=1&docid=Km7571TyyV9PLM&ei=w4eWVZ6-N4POygOL-YmIDg&tbm=isch&ved=0CDEQMygBMAE сайтыннан алынды
-
Төнлә алкоголь – кафеда гына
Быелның март аенда алкоголь продукциясен ваклап сату системасына өстәмә чикләүләр кертелде. Моннан соң Татарстан Республикасында 22.00 сәгатьтән алып, 10.00 сәгатькә кадәр алкоголь продукциясен (сыра һәм сыра эчемлекләре, сидр, пуаре, бал шәрабен исәпкә алып) данәләп сату тыела. Тиешле ГОСТ лицензиясе алган кафе һәм рестораннарда гына алкоголь продукциясен ваклап сату рөхсәт ителә....
-
ТКХга бурычы булган кешеләр мөлкәтенә арест салынды
Район халкының коммуналь хезмәтләргә бурычы тугыз йөз мең сумнан артык тәшкил итә. Ә явыз максатларда түләмәүчеләр - 47 кеше. Торак-коммуналь хезмәтләргә бурычы булган кешеләр янына суд приставлары, Идарә компаниясе хезмәткәрләре һәм безнең хәбәрчебез рейд белән барды. Адреслар буенча йөргәндә өлкән суд приставы Альбина Әфләтонова, бу 900 мең сум суд приставлары...
-
Наркоманнарны кулга алганнар
1 марттан 15 мартка кадәр Аксубай ОВД ның вакыйгалар сводкасында җинаятьләр һәм вакыйгалар турында 90 хәбәр һәм гариза теркәлгән, аларның 7 се җинаять кылу маддәсе буенча тикшерелә. Февральдән мартка кадәр билгесез зат Кызыл Тау фермасы территориясендәге ангардан ике электр двигателе, терлекләр өчен су эчү җайланмалары һәм транспортер урлый. Ә Яңа...
-
Җинаятьчеләр кулга алынган
Кадәр Аксубай ОВДсының вакыйгалар сводкасында 278 хәбәр һәм җинаятьләр һәм гадәттән тыш хәлләр турында гариза теркәлгән, аларның 15 ендә җинаять кылу билгеләре күренә. Хан заманыннан калган "Суга - димәк, ярата" дигән мәкаль хәзерге җәмгыятьтә күптән кулланылмый. Тик моңа карап, үзләренең хатыннарын йодрык белән тәрбияләүче ирләр саны кимеми. Аксубайлы үзе белән...
-
Полициядә студентлар десанты
Аксубай полициясенә Аксубай универсаль технологияләр техникумында белем алучы студентлар десанты төште. Штаб башлыгы Сергей Черников укучыларга, хокук бозуларны профилактикалау һәм җәмгыять иминлеген саклауда гражданлык бурычының һәм гражданлык позициясенең ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде. Укучылар белән районның халык дружинасы җитәкчесе, милиция ветераны Шамил Сәхабетдинов та аралашты. -Бүгенге көндә ирекле дружиначылар...
-
Барысына да хәмер гаепле
2015 елның беренче атнасында Аксубай эчке эшләр бүлегенең вакыйгалар сводкасында вакыйгалар һәм җинаятьләр турында 57 хәбәр теркәлгән, шуларның 3 сендә җинаять билгеләре бар. Өстәвенә, озакка сузылган бәйрәмнәргә хас булганча, мөрәҗәгатьләрнең күпчелегендә бераз "төшереп алган" шикле кешеләр һәм зыян күрүчеләр төп урынны алып тора. Иске Ильдерякта яшәүче ханым исерек килеш үзе...
-
Кәеф-сафа корганнар, акча да югалган
18 октябрьдән алып 15 ноябрьгә чаклы Россия эчке эшләр министрлыгының Аксубай бүлегенә төрле җинаять эшләре һәм вакыйгалар турында 245 гариза һәм хәбәр килгән. Спиртлы эчемлекләр белән үткәрелгән мәҗлесләр икенче көнне баш авыртуына гына китерми. Дөресрәге, баш бүтән сәбәпләр аркасында авыртырга мөмкин. Мондый очраклар соңгы араларда билгеле бер закончалыкка әйләнеп бара....
-
Сәламәт яшәү – модада!
Аксубайда "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы старт алды. Аның кысаларында прокуратура, МВД, КДН, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге вәкилләре Аксубай лицееның өлкән сыйныф укучылары белән очрашты. Прокурор урынбасары Лариса Горожанкина укучыларга районыбызда наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы законнар үтәлеше турында сөйләде. - 2014 елның тугыз ае эчендә эчке эшләр бүлегендә наркотикларның законсыз әйләнеше...
-
Корал өчен бүләк
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы республика территориясендә «Арсенал» операциясен үткәрә. Аның максаты - законсыз үзләштерелгән утлы корал, хәрби корал һәм шартлаткыч матдәләр белән бәйле җинаять эшләрен кисәтү һәм ачыклау. 23 еннән алып 27 сентябрьгә чаклы гражданнар үзләрендәге коралны ирекле рәвештә тапшыра алалар, өстәвенә операция барышында моның өчен акчалата бүләкләү дә каралган.