Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Һәлакәт урынын калдырган

2 нче июль көнне 16.35 сәгатьтә Иске Ибрай авылында Камаз шоферы, имин тизлекне бозып, каршысына килүче йөк машинасына бәрелгән. Шофер зыян күргән. Шул ук көнне 17.00 сәгатьтә Чистай-Аксубай-Нурлат юлының 78 километрында "Лада" машинасы шоферы, имин тизлекне бозып, тракторга килеп бәрелгән, "Лада" хуҗасы Аксубай үзәк хастаханәсенә озатылган. 15 нче июльдә13.30 сәгатьтә...

2 нче июль көнне 16.35 сәгатьтә Иске Ибрай авылында Камаз шоферы, имин тизлекне бозып, каршысына килүче йөк машинасына бәрелгән. Шофер зыян күргән.


Шул ук көнне 17.00 сәгатьтә Чистай-Аксубай-Нурлат юлының 78 километрында "Лада" машинасы шоферы, имин тизлекне бозып, тракторга килеп бәрелгән, "Лада" хуҗасы Аксубай үзәк хастаханәсенә озатылган.
15 нче июльдә13.30 сәгатьтә Аксубай-Урмандеево юлында шоферы исерек булу сәбәпле "ВАЗ" машинасы әйләнеп капланган, аның пассажиры хастаханәгә озатылган.
19 нчы июльдә 14.50 сәгатьтә Аксубай-Мюд юлында исерек килеш руль артына утырган машина хуҗасы, имин тизлекне бозып, "ВАЗ" автомобиле белән әйләнеп капланган, үзе хастаханәгә озатылган.
24 нче июльдә 16.00 сәгатьтә Кече Сөнчәле авылында имин тизлекне арттырган шофер "Лада" автомобилендә әйләнеп каплана. Зыян күрүче хастаханәгә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә.
24 нче июльдә 17.00 сәгатьтә исерек ВАЗ шоферы артка чигенгәндә җәяүлене таптата һәм һәлакәт урынын калдыра. Җәяүле хастаханәгә озатыла, ә шофер һәлакәт урынын калдырган өчен 10 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителә, ә исерек килеш руль артына утырган өчен аны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәләр.
26 нчы июльдә 02.50 сәгатьтә Аксубай бистәсенең Толстой урамында машина йөртү таныклыгы булмаган килеш хәрәкәт иткән исерек "ВАЗ" йөртүчесе әйләнеп капланган, пассажир хастаханәгә озатылган, ә машина хуҗасы 15 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев