Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Машина йөртүчеләр төнлә дә кагыйдә боза

Ял көннәрендә полиция хезмәткәрләре район газетасы журналистлары белән берлектә төнге рейдка чыктылар. Гадәттә рейдка чыгар алдыннан маршрутлар билгеләнә. Бу юлы да полиция башлыгының бүлекләр буенча җаваплы урынбасары Владимир Семенов рейд төркемнәренең юнәлешләрен ачыклады. Сөнчәледән исерек тракторчының руль артына утыруы турында хәбәр килде, бер машина шул юнәлешкә юл алды. Икенче төркем...

Ял көннәрендә полиция хезмәткәрләре район газетасы журналистлары белән берлектә төнге рейдка чыктылар.



Гадәттә рейдка чыгар алдыннан маршрутлар билгеләнә. Бу юлы да полиция башлыгының бүлекләр буенча җаваплы урынбасары Владимир Семенов рейд төркемнәренең юнәлешләрен ачыклады.


Сөнчәледән исерек тракторчының руль артына утыруы турында хәбәр килде, бер машина шул юнәлешкә юл алды. Икенче төркем Иске Тимошкино ягына китте, өченчесе район үзәге һәм Ильдеряк авылы тарафында патрульлек итте.

ДПС машинасы видеокүзәтү, видеотеркәү җиһазлары, ноутбуклар белән җиһазланган, хәтта принтер да бар. ДПС инспекторы Евгений Краснов, боларның барысы да бүгенге көн таләбе - кагыйдә бозучыларның мәгълүматлар базасы һәрвакыт кул астында, дип аңлатты.


Район үзәге урамнарын офицерлар патруле күзәтеп йөрде. Шул ук вакытта бүлеккә беренче тоткарланучыны алып килделәр. Аксубай полицейскийлары белән бергә районда Казан ДПС хезмәткәрләре төркеме дә эшләде. Алар машина йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утырган яшь машина йөртүчене алып килделәр. Егет машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителмәгән, исерек тә түгел, Казаннан кунакка килгән, ә таныклыгын өендә онытып калдырган. Әмма хәтер кыскалыгы җаваплылыктан азат итми, машина йөртүчегә беркетмә төзелде, эш судка тапшырылачак - таныклыксыз руль артына утырган егеткә 5 меңнән алып 15 мең сумга кадәр штраф яный.


Рейд төркемнәре кабат юлга кузгалалар. Шуларның берсе белән безнең хәбәрчебез дә чыкты. Юнәлеш - район үзәге урамнарын күзәтү. Октябрь урамында җанлылык хөкем сөрә. Машиналар агымы туктамый.


Беренче туктатылган машина хуҗасына административ беркетмә төзелде - пасажир иминлек каешын эләктермәгән.


-Өйгә кадәр биш йөз метр чамасы, - дип ризасызлык белдерде хатын, әмма монардан шоферга зыян килә бит.


Туктатылган һәр машина җентекләп тикшерелә. Полиция хезмәткәрләре документларны тикшерү белән бергә, шоферларның кәрәзле телефоннарын да тикшерәләр, номерларны урланган һәм югалган телефоннарның мәгълүматлар базасы белән чагыштырып карау өчен IMEIны (телефоннарның идентификация номеры) җыялар. Бәхеткә, барысының да телефоннары тәртиптә.


Машина йөртүчеләрдән, ни өчен шулай соң юлда йөрисез, дип кызыксынабыз, күпләр ял көннәренә авылга баралар, туйдан, кунактан, сыйныфташлар очрашуыннан кайталар. Әмма туктатылганнар арасында бер генә салмыш шофер да, юл хәрәкәте кагыйдәсен тупас бозучы да очрамады.


Район үзәге буйлап узабыз. Золин урамында урнашкан күпфатирлы йортлар янында калдырылган машиналар күзгә ташлана, ә бит нәкъ менә алар кәкре куллы кешеләрне җәлеп итеп торалар. Автомобильләрдән запчасть урлау очраклары еш кабатлана.


Юлыбыз Ильдеряк ягына борылды, юлдан, әйтергә кирәк, киемнәрендә яктылыкны кире кайтаргыч элементлар булган велосипедчы балыкчылар кайта. Алар әллә кайдан күзгә ташлана. Агымдагы елның 1 июленнән гамәлгә кергән торак пунктлардан тыш юлларда киемнәрдә яктылыкны кире кайтаргыч элементлар булган килеш йөрү турындагы канун, беренче чиратта, кешеләрнең иминлеген тәэмин итүгә чакырылган, дип билгеләп үттеләр полиция хезмәткәрләре.


Сүз уңаеннан, торак пунктлар турында. Полицейскийлар, күп кенә авылларда төнлә урамнар начар яктыртыла яки яктырткычларны бик иртә сүндерәләр, ә бу хокук бозуларга җәлеп итә, дип белдерделәр.


Бу көнне өч төркем тарафыннан оештырылган төнге рейд вакытында 8 беркетмә төзелде, шуларның икесе турында без югарыда телгә алдык, дүрт машина йөртүче - тизлекне арттырган өчен туктатылды, бер машинада балалар өчен каралган махсус иминлек җайланмасы кулланылмаган. Шоферларның берсе алдан салынган штрафны түләмәгән, моны ул үзенең озак вакыт теркәлү адресы буенча яшәмәве, шуңа бәйле "бәхет хаты"н алмавы белән аңлатты.

1 июльдән полиция хезмәткәрләре 9 тапкыр төнге рейдка чыктылар, административ хокук бозулар турында 50 дән артык беркетмә төзелгән. Шул исәптән тизлек режимын арттырган өчен - 33, иминлек каешын эләктермәгән өчен - 8, исерек килеш транспорт чарасына идарә иткән өчен 2. Өстәвенә бер машина йөртүче исерек булуы өстенә машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш руль артына утырган, ул дүрт тәүлеккә кулга алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев