Төнлә алкоголь – кафеда гына
Быелның март аенда алкоголь продукциясен ваклап сату системасына өстәмә чикләүләр кертелде. Моннан соң Татарстан Республикасында 22.00 сәгатьтән алып, 10.00 сәгатькә кадәр алкоголь продукциясен (сыра һәм сыра эчемлекләре, сидр, пуаре, бал шәрабен исәпкә алып) данәләп сату тыела. Тиешле ГОСТ лицензиясе алган кафе һәм рестораннарда гына алкоголь продукциясен ваклап сату рөхсәт ителә....
Быелның март аенда алкоголь продукциясен ваклап сату системасына өстәмә чикләүләр кертелде.
Моннан соң Татарстан Республикасында 22.00 сәгатьтән алып, 10.00 сәгатькә кадәр алкоголь продукциясен (сыра һәм сыра эчемлекләре, сидр, пуаре, бал шәрабен исәпкә алып) данәләп сату тыела. Тиешле ГОСТ лицензиясе алган кафе һәм рестораннарда гына алкоголь продукциясен ваклап сату рөхсәт ителә.
Бу чикләмәләрнең эшмәкәрләрдә һәм кафе белән янәшәдә яшәүче гражданнарның тынычлыгында ничек чагылуын район прокурорының өлкән ярдәмчесе Ленар Яфизов аңлатты.
Законның яңа таләпләре нигезендә, предприятие кафе, яки ресторанга тиңләнсен өчен, менюда урында әзерләнгән кайнар ашлар, кешеләр утырып ашасын өчен тиешле күләмдә урын, ярдәмчел бүлмә булырга, аш бүлмәсе ризык пешерү залына һәм савыт-саба юу бүлмәсенә бүленергә тиеш.
Шулай ук күпкатлы йортларга терәп салынган биналарда, торак биналарның беренче катында урнашкан кибетләрдә алкоголь продукциясен сату тыела (шул исәптән сыра да). Искәрмә бары тик кафе һәм рестораннарга гына ясала. Тик сатып алучылар (кулланучылар) кереп йөрү ишеге күпкатлы йортның ишегалды ягында булмаска тиеш. Моңнан тыш, Закон нигезендә 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр алкоголь продукциясен үзең белән сатып алып китү, шулай ук стационар булмаган объектларда урнашкан җәмәгатьчелек туклану предприятиеләрендә алкоголь продукциясен сату тыела. Бу очракта да искәрмәләр бар: 1 майдан алып, 1 октябрьгә кадәр җәйге кафеларда сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату рөхсәт ителә.
Алкоголь продукциясен сату буенча хокук бозу очракларына тап булсагыз, ТРның Аксубай район прокуратурасына гариза яза, яки телдән мөрәҗәгать итә аласыз. Аның адресы: Аксубай бистәсе, Романов урамы, 5 нче йорт. Телефоны: 2-72-62.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев