02 хезмәте
10 нчы августтан 16 нчы августка кадәр Россия МВДның Аксубай районы бүлегенә 74 гадәттән тыш хәл турында гариза һәм хәбәр кергән, шуларның 6сы - җинаять кылу маддәсенә туры килә. 6 җинаять эше ачылган. 4 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, зыян күрүчеләр юк. 8 августта Такталы авылында 1963 елда туган ир мәете...
10 нчы августтан 16 нчы августка кадәр Россия МВДның Аксубай районы бүлегенә 74 гадәттән тыш хәл турында гариза һәм хәбәр кергән, шуларның 6сы - җинаять кылу маддәсенә туры килә.
6 җинаять эше ачылган. 4 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, зыян күрүчеләр юк.
8 августта Такталы авылында 1963 елда туган ир мәете табылган, тикшерү чаралары барышында ир-атың авылдашы салган тән җәрәхәтләреннән вафат булуы ачыкланган. Гаепләнүче үз теләге белән гаебен таныган. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган, гаепләнүче кулга алынган.
Хәтта кризис елында да капиталь ремонт буенча республика программалары эшләп килә. 1 нче сентябрьдән мәктәпләр белем бирүгә әзер булсын өчен ремонт ясауда укытучылар коллективы гына түгел, әти-әниләр дә үзләреннән зур өлеш кертә. Әмма үзләренең балаларын ук уңайлыклардан мәхрүм итеп, изге әйберләргә кул сузарга батырчылык итүчеләр дә бар. Чувенорускино мәктәбе спортзалыннан янгын сигнализациясе приборы юкка чыккан. Ә икенче мәктәптән билгесез кешеләр 70 метр озынлыктагы электр чыбыкларын алып киткәннәр. Ә биш көннән соң, төнлә белән бер төзелеш бригадасының автомобиль камераларын тишкәннәр. Сәүдә нокталарының берсеннән караклар ике тапкыр аракы урлаганнар. Тик оперативниклар сүзләренә караганда, аларны ачыклау - вакыт эше. Бу кибеттә видеокүзәтү камералары урнаштырылган, алар буенча берничә җинаять эше ачылган инде. Шуның өчен шәхси кибет хуҗаларына мөлкәтне саклау һәм караклыкны кисәтү максатыннан видеокүзәтү камералары урнаштыру турында уйланырга кирәк.
Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнүче җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча шалтыратып Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев