1 марттан 15 мартка кадәр Аксубай ОВД ның вакыйгалар сводкасында җинаятьләр һәм вакыйгалар турында 90 хәбәр һәм гариза теркәлгән, аларның 7 се җинаять кылу маддәсе буенча тикшерелә.
Февральдән мартка кадәр билгесез зат Кызыл Тау фермасы территориясендәге ангардан ике электр двигателе, терлекләр өчен су эчү җайланмалары һәм транспортер урлый.
Ә Яңа...

Ә Яңа Чуаш Адәмсуындагы Чирмешән бүлегенең МТФ территориясеннән гражданин И. көндез тактаталар урлый.
Аксубай районында ике туганның аракы эчеп утыруы пычак кадау белән тәмамлана. Энесе абыйсына пычак кадый. Зыян күрүче ашыгыч рәвештә "күкрәк читлегенең ян өслегенә пычак белән чәнчүдән барлыкка килгән яра" диагнозы белән Аксубай районы үзәк хастаханәсенә озатыла. Моннан тыш аңа алкоголь белән агулану диагнозын да куялар.
Такталы авылында бер кеше авылдашының чалбар кесәсеннән 2 мең сум акчасын ала, ә аксубайлының кәрәзле телефонын билгесез зат урлый. Әлеге эшләр буенча оператив-тикшерү чаралары алып барыла.
11 март көнне Васильевка авылындагы шәхси йортларның берсендә наркотик матдәләр кулланучы яшь кешеләр кулга алына. Табиб рөхсәтеннән тыш наркотиклы яисә психотроплы матдәләр кулланган өчен канун тарафыннан административ җаваплылыкка тарту каралган - яшьләр 15 тәүлеккә кулга алынган.
Сезгә югарыда бәян ителгән яки әзерләнеп килүче җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02, 2-72-06, 2-79-74 телефоннары аша Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегезне сорыйбыз.
Нет комментариев