Кеше һәм закон рубрикасы буенча яңалыклар
-
Уяулык – иминлек нигезе
Район Советының чираттагы утырышында террористик гамәлләрдән саклану көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрнең берсе булды. Бу дөньядагы оператив хәлләрнең катлаулануына һәм экстремизмга каршы тору линиясе буенча Россия Федерациясе территориясендәге хәлне тотрыксызландыру буенча экстремистик лидерлар планына бәйле. Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге полиция җитәкчесе Илгиз Алмакаев белән әлеге юнәлештә районның тиешле хезмәтләре...
-
Наркотиклар өчен җәза бирелгән
Наркотик, психотроплы средстволарның яки аларга охшаш матдәләрнең канунсыз әйләнешенә каршы тору милли иминлекнең мөһим проблемасы булып кала бирә. Халык, аеруча яшьләр арасында наркотикларның канунсыз таралу дәрәҗәсе әле дә югары. Канунсыз әйләнештә югары концентратлашкан һәм синтетик наркотик матдәләр өлеше арта бара. Наркотиклар сатуга балигъ булмаган, эшсез гражданнар, хатын-кызлар актив тартыла. Аксубай...
-
Теракт куркынычы юк
Социаль челтәрләрне Татарстанда әзерләнгән терактлар турындагы хәбәрләр камап алды. "Хөрмәтле ата-аналар, зинһар өчен шуны игътибарга алыгыз. МВД мәгълүматлары буенча ТРга үз-үзләрен шартлатучы 18 террорчы җибәрелгән, алдагы ял көннәрендә эре сәүдә нокталарында теракт булырга мөмкин. Якыннарыгыз һәм таныш-белешләрегезне кисәтегез", диелде смс-хәбәрдә. Без телефон аша Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенең полиция...
-
Монда “ягуар“лар юк
Татарстанда составында алкоголь микъдары аз булган тонусны күтәрүче эчемлекләрне ваклап сату тыела. Әлеге законны бозу очракларын ачыклау максаты белән, дәүләт алкоголь инспекциясе, башкарма комитетның икътисад бүлеге вәкилләре Аксубайдагы һәм торак пунктлардагы сәүдә нокталарына рейдлар үткәрәләр. Районның дәүләт алкоголь инспекциясе баш белгече Госман Билалов Аксубайда "ягуар"лар сатылмый, дип белдерде.
-
Ялган аракы өчен – җәза
Агымдагы елның 8 аенда Аксубай районында составында спирт булган алкоголь продукциясе, этил спирты җитештерү һәм аның әйләнешенә кагылышлы 26 административ хокук бозу ачыкланган. Алты эш Түбән Кама шәһәре Дәүләт алкоголь инспекциясенә тапшырылган. Ике җинаять эше кузгатылган. Ялган билгеләр белән мең литрдан артык продукция тартып алынган. - Аксубай районында рәсми рәвештә...
-
Штраф түләдеңме – квитанцияңне күрсәт
2014 елда гына да Аксубай хөкем йортының 1 нче санлы суд участогы түләнмәгән штарфлар буенча 197 карар чыгарган. 59 гражданга икенче тапкыр штраф салу сыйфатында җәза бирелгән, 124 е - административ кулга алуга, 14 кеше мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән. Барлык юнәлешләр - ЮХИДИ, МВД, суд приставлары хезмәте тарафыннан салынган штрафларны...
-
Канун кысаларында
Сатып алучы һәрвакыт хаклы, дигән әйтем күптән сыналган инде. Әмма хезмәт күрсәтү сыйфатына кагылышлы проблема бүгенге көндә дә актуаль. Редакциягә канәгатьсезлек белдергән кулланучылардан сораулар даими килеп тора. Атап әйткәндә, сатып алучыларның сыйфатсыз электр товарлары һәм инструментларны кире кабул итәргә һәм акчаны кайтарып бирергә теләмәүләренә кагылышлы. Мондый очракта нәрсә эшләргә соң,...
-
Өй дә, хезмәт урыны да
Аксубай районында полициянең участок уполномоченныйлары өчен ике административ-торак комплекс файдалануга тапшырылды. Алар полициянең участок пунктын һәм участковый гаиләсе өчен торак йортны берләштерә. Бу районда шундый өченче һәм дүртенче объект. Икесе 2013 елда Мюд һәм Иске Кыязлы авыл җирлекләрендә файдалануга тапшырылган иде, 31 августта тагын икесе - Иске Ибрай һәм Емелькинода...
-
Алдаркаракларга – утыз мең
Алдаркараклар пенсионер ханымның банк картасыннан утыз мең сум акчасын салдыралар. Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, хатын-кыз кредит картасын рәсмиләштерә, әмма аңардан файдаланмый, кирәк була калса, дип үзендә тота. Шул банктан аның икенче картасына пенсия акчасын күчерәләр. -Ике картага да "Мобильле банк" хезмәте тоташтырылган була. 18 август көнне пенсионерка өендә Интернеттан яңалыклар...
-
02 хезмәте
17 сеннән 24 нче августка кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 77 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, шуның 9 ы - җинаятьләрне үз эченә ала. Дүрт җинаять эше кузгатылган. Алты юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, зыян күрүчеләр юк. 15 еннән 16 нчы августка каршы төндә Шәрбән авылындагы шәхси фермадан...
-
02 хезмәте
10 нчы августтан 16 нчы августка кадәр Россия МВДның Аксубай районы бүлегенә 74 гадәттән тыш хәл турында гариза һәм хәбәр кергән, шуларның 6сы - җинаять кылу маддәсенә туры килә. 6 җинаять эше ачылган. 4 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, зыян күрүчеләр юк. 8 августта Такталы авылында 1963 елда туган ир мәете...
-
Һәлакәт урынын калдырган
2 нче июль көнне 16.35 сәгатьтә Иске Ибрай авылында Камаз шоферы, имин тизлекне бозып, каршысына килүче йөк машинасына бәрелгән. Шофер зыян күргән. Шул ук көнне 17.00 сәгатьтә Чистай-Аксубай-Нурлат юлының 78 километрында "Лада" машинасы шоферы, имин тизлекне бозып, тракторга килеп бәрелгән, "Лада" хуҗасы Аксубай үзәк хастаханәсенә озатылган. 15 нче июльдә13.30 сәгатьтә...
-
Штраф түләмәгән өчен җәза
Канун тарафыннан билгеләнгән вакыт эчендә административ штраф түләмәү юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар өчен җитди кыенлыклар тудырырга мөмкин. Канун буенча административ штраф административ җаваплылыкка тартылган кеше тарафыннан штраф салу үз көченә кергәннән алып, 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Түләмәгән очракта хокук бозучыга түләнмәгән штрафыннан икеләтә артык, тик бер мең сумнан да...
-
02 хезмәте
3-10 август дәверендә Россия МВДның Аксубай районы бүлегенә вакыйгалар турында 62 гариза һәм хәбәр керде, шуларның алтысы җинаять кылу маддәсенә туры килә. 4 юл-транспорт һәлакәте була, аларда имгәнүчеләр юк. Июнь аенда Аксубай полиция хезмәткәрләре, урып-җыю кампаниясендә кырларда һәм ындыр табакларында товар-материаль кыйммәтләрнең сакланышын тәэмин итүче "Уңыш" оператив-профилактика операциясе үткәрүгә керештеләр....
-
Гражданнарны кабул итә
Татарстан Республикасы прокуратурасының Федераль кануннар үтәлешен күзәтү буенча идарәсе башлыгы Ратмир Шәйдуллин Аксубайда гражданнарны кабул итә. Кабул итү 6 августта сәгать 10 нан 12 гә кадәр шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Романов урамы, 5 нче йорт адресы буенча урнашкан район прокуратурасы бинасында үтә. Вәкилгә төрле сораулар, шул исәптән ТКХ, ветераннар, ришвәтчелеккә...