02 хезмәте
5 июльдән 19на кадәрге чорда Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 108 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, шуның 9ы - җинаять кылуны үз эченә ала. 16 юл-транспорт вакыйгасы булган. Канун бозучылар арасында социаль тармак белгече дә бар, тикшерү барышында аның дипломы ялган булып чыга. Ике атна эчендә кабат ике...
5 июльдән 19на кадәрге чорда Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 108 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, шуның 9ы - җинаять кылуны үз эченә ала. 16 юл-транспорт вакыйгасы булган.
Канун бозучылар арасында социаль тармак белгече дә бар, тикшерү барышында аның дипломы ялган булып чыга. Ике атна эчендә кабат ике алдашу очрагы теркәлгән. Беренче очракта ир-ат мошенниклар корбанына әйләнә, банк картасыннан 8 мең сум акчасын салдыралар. Интернет аша түләү өчен "он-лайн" хезмәттән файдалану моңа сәбәп була.
Икенче очракта пенсионерны алдыйлар - "бөтен авырулардан" котылырга ярдәм иткән могҗизалы ябыштыргыч сатып алуга ул йөз мең сум акчасыннан коры кала. Өстәвенә аны берничә тапкыр алдыйлар. Беренче тапкыр пенсионер "диагноз кую" мөмкинлеге биргән ябыштыргыч сатып ала. Алдакчылар бабайны, дәвалау башланды, дип кабат препаратлар сатып алырга күндерәләр.
Кизү частенә терлекләрен ирекле көтүгә чыгарып җибәргән гражданнар да мөрәҗәгать иткән. Маллары югалу турында ялган хәбәр салучы хуҗаларга карата беркетмәләр төзелгән.
Яр Чаллыга баручы таксига утырган юлчы хатын-кыз, юлда барганда акчам һәм кәрәзле телефоным югалды, дип алдаша. Оперативниклар ачыклаганча, хатынның әйберенә беркем дә кагылмаган, ә ул үзе биш яшьлек баласы алдында юл буена спиртлы эчемлек кулланган. Бу турыда тиешле органнарга хәбәр салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев