2016 ел нинди вакыйгалар белән истә калды? Грантлар
Рәсми

2016 ел нинди вакыйгалар белән истә калды? Грантлар

Район учреждениеләре бәйгеләрдә актив катнашалар, шулар ярдәме белән проектлар гамәлгә аша, районыбыз ямьләнә. Бу барыннан да элек - "ЛУКОЙЛ" Хәйрия фонды һәм "РИТЭК" ААҖнең социаль һәм мәдәни проектлары. - Быел традицион VII бәйгедән аксубайлылар 4 җиңү белән кайттылар. 64 оешма гомуми күләме 25 миллион сум тәшкил иткән грант алды. Чара...

Район учреждениеләре бәйгеләрдә актив катнашалар, шулар ярдәме белән проектлар гамәлгә аша, районыбыз ямьләнә.

Бу барыннан да элек - "ЛУКОЙЛ" Хәйрия фонды һәм "РИТЭК" ААҖнең социаль һәм мәдәни проектлары.

- Быел традицион VII бәйгедән аксубайлылар 4 җиңү белән кайттылар.

64 оешма гомуми күләме 25 миллион сум тәшкил иткән грант алды. Чара уздырылган 7 ел эчендә оештыру комитетына 4 мең гариза тапшырылган, шуларның 800е грант отты.

Грант Дипломнарына быел Урмандеево авыл җирлеге (берьюлы ике грант - Заря поселогында чишмәне һәм авыл мәдәният йортын төзекләндерүгә), үзәк китапханә, "Шәфкатьлелек" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Аксубай туган якны өйрәнү музее, Аксубай лицее, "Яшьлек" универсаль спорт залы, Иске Ильдеряк авыл җирлеге, район ветераннар Советы, Федоровка интернат-йорты, Иске Ибрай урта мәктәбе, Савруш авыл җирлеге, Иске Үзи балалар бакчасы, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе ия булдылар.

Район территориясендә эшчәнлек алып барган башка нефть компанияләренең дә районны төзекләндерүдә, социаль мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итүләрен билгеләп үтеп, "ТАТЕХ" ААҖ генераль директоры Ирек Хәйруллинга, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары - "Татнефтепром-Зюзәйнефть" ААҖ генераль директоры Шамил Яһудингә, "РИТЭК" ААҖ ТПП генераль директоры Мөхәммәтвәли Хөснетдиновка рәхмәт әйтәсе килә. Үзара хезмәттәшлек җепләре яңа елда да дәвам итәр дип ышанам.


Нет комментариев