Иске Үзи мәктәбендә «Минем авыл тарихы» квизы узды
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Иске Үзи мәктәбендә «Минем авыл тарихы» квизы узды

Чара районда Яшьләр, бердәмлек һәм игелекле ихтыяр елына багышланды.

Бу көнне белем бирү учреждениесендә мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Андрей Кузьмин, үзәк методистлары Евгения Егорова һәм Татьяна Яремийчук булдылар. Аларны яшь экскурсоводлар җылы каршы алдылар һәм алар өчен мәктәпнең тарих-туган якны өйрәнү музее буйлап экскурсия үткәрделәр.

Бу – бөтен районга, хәтта республикага да мәгълүм тарихи почмак һәм мәгариф учреждениесе коллективы аның белән горурлана. Музейга нигез салучы һәм «Туган якны өйрәнү» түгәрәген оештыручы – педагог Борис Захаров. Аның җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр ел саен республика, бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләрдә призлы урыннарны яулыйлар.

Фото Иске Үзи мәктәбе архивыннан

2001 елда ачылган музей биш бүлектән тора: авыл тарихы, мәктәп тарихы, чуаш милли мәдәнияте, нумизматика һәм сугышчан дан почмагы. Кунаклар өчен экскурсияне укучылар Анастасия Трофимова, Софья Капитонова, Мария Морданова, Валентина Питимирова, Полина Казакова, Алексей Охотников, Вадим Питимиров, Антон Айдов үткәрделәр.

Кунаклар Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, локаль конфликтлар һәм махсус хәрби операция геройларына багышланган экспозицияләр белән кызыксынып таныштылар.

Квиз интеллектуаль уен форматында узды. Борис Андреевич һәм аның укучылары әзерләгән сораулар катнашучыларга туган як тарихы буенча белемнәрен һәм бердәмлекне күрсәтү мөмкинлеге бирде.

Кунаклар мәктәп директорына – кунакчыллык өчен, ә шәхсән Борис Захаровка – профессионализмы һәм тарихи дөреслекне саклаганы өчен, экскурсовод укучыларга чыгышлары өчен рәхмәт белдерделәр.


Нет комментариев