Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай китапханәсендә Корея студентлары кунак булды

Аксубай җирлекара үзәк китапханәсенә Казан университеты студентлары төркеме килде.

Кунаклар – студентлар Көньяк Корея гражданнары: өч кыз һәм бер егет. Алар автостоп белән Алексеевск-Чистай-Аксубай-Бөгелмә маршруты буенча сәяхәт кылдылар. Алар китапханә хезмәткәре Фәридә Мәхмүтова белән очраклы гына танышканнар. Ул аларны өендә җылы кабул иткән, кунарга калдырган.

Икенче көнне иртән күпне белергә теләүче яшьләрне Аксубай үзәк китапханәсенә чакырган.

Үзәк китапханә директоры Ирина Телешева кунаклар белән китапханә буенча экскурсия үткәрде. Кунаклар зур кызыксыну белән Аксубай җирлекара китапханәнең структур бүлекчәләрендә булдылар, хезмәткәрләр аларга китапханә эшчәнлеге турында сөйләделәр. Яшьләрне барысы да кызыксындырды: күргәзмәләр, китаплар, гәзитләр, балалар өчен китап-уенчыклар, өстәл китаплары. Студентлар үзләре турында матур тәэсирләр калдырдылар.

Яшьләр һөнәри медицина һәм педагогик белемгә ия булсалар да, Казан югары уку йортында укуларын дәвам итәләр. Рус телен камилләштерү өчен автостоп белән Татарстан буенча сәяхәткә чыкканнар. Эш җиңел түгел, әмма юлда Фәридә һәм Илдар Мәхмүтовлар кебек битараф булмаган кешеләр очраганда күпкә әйбәтрәк. Алар ярдәме белән яшьләр Аксубайда вакытны күңелле үткәрделәр, Район тормышы һәм үзәк китапханә эше турында күп нәрсә белделәр.

 

Фото: үзәк китапханә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев