Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай егете Хабаровскта Җиңү парадында катнашачак

Аксубай районының Яңа Үзи авылы егете Булат Әхмәтвәлиев 24 июньдә Ерак Көнчыгышның иң ерак ноктасы – Хабаровскта узачак хәрби парадта катнашырга әзерләнә.

Булат Кораллы Көчләр сафына 2019 елның 2 июлендә чакырыла. Армиягә кадәр ул Яр Чаллы педагогия институтының физик тәрбия бирү бүлегендә белем алган. Солдат формасы киюенең беренче көннәреннән үк ул үзен үрнәк итеп күрсәтә, ярышларда катнашып, призлы урыннар яулый. Шулай ук ул җыр сәнгатенә гашыйклыгын да югалтмаган.

Үзе хезмәт иткән хәрби частьтә оештырылган концертларда катнашу шуның ачык бер мисалы булып тора. Кече сержант исемен йөртә. Әти-әнисе улларында чын сугышчыларга хас иң яхшы сыйфатларны гына тәрбияләгәннәр. Булатның Әфган сугышын узган сугышчы-интернационалист әтисе улының үз алдында торган барлык хәрби бурычларны намус белән үтәячәгенә шикләнми.

–Без улыбыз белән телефоннан сөйләшер, аның тавышын ишетер өчен, ял көннәрен көтеп алабыз, – дип сөйли солдатның әнисе Талия ханым. –Булатның солдат тормышы әйбәт бара, ул үзе хезмәт иткән хәрби часть турында бары тик уңай фикердә. Аның өчен күңелебез тыныч.

Бу көннәрдә Булат Хабаровскта Җиңү парадында катнашырга әзерләнә. Бу бик тә җаваплы мизгел, парадта барысы да төгәл һәм ыспай булырга тиеш. Ә аннан соң Булат, әти-әнисен һәм туганнарын сөендереп, туган нигезенә аяк басачак.

Фото: гаилә альбомыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев