Файдалы киңәшләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ылыс дәвалый!
Ылыслы урманда йөргәнегез бармы сезнең? Андагы һаваның сулышларны киңәйтеп, тын юлларына бәлзәмдәй ягылганын тоя идегезме? Ә бит дөрестән дә ылыс тын юлларына бер дигән дәва.
-
Диетолог бәйрәмнәрдән соң тизрәк формага килү алымнарын әйтте
Яңа ел табыныннан соң тизрәк формага килүдә авыр ризыклардан, салатлардан һәм алкогольдән баш тарту һәм яшелчә, клетчатка күп булган башка продуктларны күбрәк куллану ярдәм итәчәк.
-
Яңа ел кәефен булдыруның 8 ысулы
Ике кешенең береннән: “Әй, әллә нәрсә шунда. Яңа ел кәефе дә юк...” кебек сүзләр ишетелә. Шуңа күрә без бүген бергәләп АНЫ, ягъни Яңа ел кәефен барлыкка итерүнең серләрен ачачакбыз! Киттек!
-
Күзнең күрү сәләтен яхшырта, тән тиресен сәламәтләндерә торган могҗизалы рецепт
Аның өчен 200 мл җитен мае, 4 лимон, 3 баш сарымсак, 1 кг бал кирәк була.
-
Инсультның 3 БИЛГЕСЕ: әлеге билгеләрнең берсе генә күзәтелсә дә вакытны сузмаска кирәк!
Инсульт булганда кисәк кенә кан басымы күтәрелә, күз күреме начарлана, әйберләр ике булып күренергә мөмкин. Битнең яки тәннең бер ягы оегандай тоела, кисәк кенә баш өянәге башлана.
-
ЙОКЫ НЫК БУЛСЫН ӨЧЕН 7 ГАДИ КИҢӘШ
Йокы начар булса, кулдан эш килми, кәеф булмый, сәламәтлектән тә начарайганнан начарая... Шуларны истә тотып, бүген без сезнең өчен 7 киңәш тәкъдим итәбез. Тизрәк йоклап китү һәм йокы нык булсын өчен аларны мыекларыгызга чорнап куегыз. Юк! Бүген сарык санамыйбыз!
-
Киңәш: каз каклау тәртибе
Каз бозылмасын һәм тәмле булсын дисәгез, түбәндәге рецепт буенча аны каклагыз.
-
Белгечләр иске смартфоннарны куллануның төрле ысулларын атады
Яңа смартфоннар сатып алганнан соң, кешеләр еш кына иске гаджетларны күп кенә көндәлек мәсьәләләрне хәл итү өчен кулланырга мөмкин.
-
Салкын тимәсен дисәң
Суытты, хәзер салкын тидереп авыручылар да күбәячәк. Ә менә кышны мондый сырхауларга бирешми үткәрим диючеләргә бик яхшы һәм гади киңәш бирәсе килә.
-
Табиб тамак авыртуын дарусыз дәвалау ысулын әйтте
Югары категорияле һәм гомуми практика табибы Лариса Алексеева «Вечерняя Москва» газетасына гадәти продуктлар ярдәмендә тамак авыртуыннан ничек котылырга мөмкин икәнлеге хакында сөйләде.
-
Чөгендер куасы яман шештән саклый
Хатын-кызларда онкология чире булмасын өчен, халык табиблары аларга чөгендер куасын эчәргә киңәш итә.
-
Биш әйбер өйгә бәхетсезлек алып килә
Күпләрнең яшәгән мохитендә хәерчелек һәм күңелсезлекләрне үзенә тартып торучы әйберләр бар. Аларны белергә һәм өйдә тотмаска кирәк.
-
Табиб инсульт билгеләре күзәтелгәндә нишләргә кирәклеге хакында сөйләде
Түбән Камада Өченче буын университетында медицина белеме нигезләре буенча чираттагы лекция булды.
-
Табиб кофе эчүнең зарарлы якларын аңлатты
Салкын тию чорында кофены башка эчемлекләргә алыштырырга кирәк. Росия Сәламәтлек саклау департаментының беренчел медик-санитар ярдәм буенча штаттан тыш баш белгече, 121нче поликлиниканың баш табибы Андрей Тяжельников шул хакта сөйләгән.
-
Градусник ватылса, нәрсә эшләргә?
Балам тән температурасын үлчи торган градусникны төшереп ватты. Төрекөмеш бик агулы дип ишеткәнем бар. Аны ничек җыярга икән? Сәрия Мифтахова, Чүпрәле.