Инсультның 3 БИЛГЕСЕ: әлеге билгеләрнең берсе генә күзәтелсә дә вакытны сузмаска кирәк!
Инсульт булганда кисәк кенә кан басымы күтәрелә, күз күреме начарлана, әйберләр ике булып күренергә мөмкин. Битнең яки тәннең бер ягы оегандай тоела, кисәк кенә баш өянәге башлана.
Инсультны тануның 3 билгесен истә калдырырга куша табиблар: елмаерга, сөйләшеп карарга һәм ике кулны күтәреп карарга кирәк.
Инсульт булганда елмаю "кыек" булырга мөмкин, чөнки бер якның мускллары "тыңламый" башлаячак. Кеше үз исемен дә әйтә алмаска мөмкин. Инсульт кичерүче ике кулын бертөсле итеп күтәрә алмаска мөмкин, чөнки бер якның мускуллары аны "тыңламаячак". Шунлыктан әлеге билгеләр күзәтелсә, кичекмәстән табиб чакыртырга кирәк.
Чыганак: shahrikazan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев