Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Салкын тимәсен дисәң

Суытты, хәзер салкын тидереп авыручылар да күбәячәк. Ә менә кышны мондый сырхауларга бирешми үткәрим диючеләргә бик яхшы һәм гади киңәш бирәсе килә.

Салкын тию ихтималын тозлы кәбестә киметә. Ул калий, магний, кальций, тимер, цинк, фосфор, йодка бай. Әлеге микроэлементлар организмны ныгыта һәм баш авыртуларына, йокысызлыкка каршы көрәшә. Тозлы кәбестә составындагы В6 витамины аксымны үзләштерә. Шуңа күрә аны ит ризыклары белән бергә ашарга кирәк. Андагы С витамины күләме лимондагыдан да артып китә.

Кәбестә составындагы клетчатка ашкайнату органы һәм эчәкләр өчен әйбәт. Ул организмнан шлак һәм токсиннарны чыгара. Геморройга каршы да көчле чара, дип яза Кызыл таң.

Автор: Миләүшә Латыйпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев