Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Градусник ватылса, нәрсә эшләргә?

Балам тән температурасын үлчи торган градусникны төшереп ватты. Төрекөмеш бик агулы дип ишеткәнем бар. Аны ничек җыярга икән? Сәрия Мифтахова, Чүпрәле.

Беренче эш итеп бүлмәдәге кешеләрне чыгарып җибәрергә, тәрәзәләрне ачарга, ә ишек­ләрне, киресенчә, ябарга кирәк. Бу очракта төрекөмеш­ле һава фатирда тарала алмаячак.

Икенче эш итеп сулы банка һәм төрекөмеш тамчыларын җыеп алу өчен әйбер әзерлибез. Моның өчен буяу пумаласы һәм кәгазь бите дә ярый.
Шуннан соң пумала ярдәмендә барлык вак тамчыларны берләштереп, бер-­ике эре тамчы булдырабыз һәм кәгазь бите ярдәмендә аны банкага салабыз. Бик вак тамчыларны исә ябыштыр­гыч тас­ма (скотч) ярдәмендә җыеп алырга була. Әлеге әйберләрне төрекөмеш янына салып, банканың капкачын нык итеп ябып куярга кирәк.

Тузан суырткыч яисә себерке белән төрекөмешне җыярга ярамый. Чөнки тузан суырткычның җылы һавасы нәтиҗәсендә ул күбрәк таралырга, суырткычта калырга да мөмкин.

Сүз уңаеннан, градусник ватылган урынны чистарта торган химик әйберләр белән юарга киңәш ителми. Чөнки төрекөмеш белән химик матдәләр кушылып, тормыш өчен куркыныч матдәләр тудырырга мөмкин.

 

Чыганак: shahrikazan.ru

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев