Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Чөгендер куасы яман шештән саклый

Хатын-кызларда онкология чире булмасын өчен, халык табиблары аларга чөгендер куасын эчәргә киңәш итә.

Ул шулай ук организмны шлаклардан чистарта. Чүпрәле куас ике-өч тәүлектән әзер була.

500 гр чөгендер, 3 литр су, 50 гр кара ипи, 10 гр чүпрә, 100 гр шикәр комы

Чөгендерне юка телемләп турыйбыз да суга салып пешерәбез. Су чөгендерне капларлык кына булсын. Пешеп чыккач, чөгендерне шулпадан сөзеп алабыз. Шулпа өстенә калган суны агызабыз. Әлеге су кайнап чыккан һәм җылымса булырга тиеш. Аңа кара ипи, шикәр, чүпрә салабыз һәм бер-ике көн караңгы урында тотабыз. Соңыннан куасны сөзәбез. Чөгендерне башка бер ризык пешергәндә куллана аласыз.

Алдан табиб белән киңәшләшү мөһим!

Шәһри Казан

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев