Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Белгечләр иске смартфоннарны куллануның төрле ысулларын атады

Яңа смартфоннар сатып алганнан соң, кешеләр еш кына иске гаджетларны күп кенә көндәлек мәсьәләләрне хәл итү өчен кулланырга мөмкин.

Мөмкин булган вариантларны Американың Popular Mechanics басмасы экспертлары санап чыкты.

Аерым алганда, иске смартфонны, AtHome Video Streamer кушымтасын куеп һәм кирәкле урынга беркетеп, күзәтү камерасы итеп кулланырга мөмкин. Хәрәкәтне ачыклау турында хәбәрләр алу өчен яңа смартфонга AtHome Camera кушымтасын урнаштырырга кирәк.

Шулай ук, сигналны яңа җайланмага тапшырып, Cloud Baby Monitor, Dormi яки Baby Monitor 3G программалары ярдәмендә искесен видеоняняга әйләндерергә мөмкин.

Иске модельле iPhone гаджетка "iPhone" яки Find My Device кушымталарын урнаштыру турында кайгыртсаң, GPS-трекер буларак кулланырга мөмкин. Бу опция үз автомобилен кайда куйганын гел оныткан кешеләр өчен актуаль, диелгән басмада.

Моннан тыш, искергән аппаратны видеорегистиратор яки Wi-Fi сигналын көчәйтүче аппарат буларак кулланырга мөмкин.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев