Полициядә эшләүче әти-әнисенең рәсемнәрен ясаган
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстанда "Минем әти-әнием полициядә хезмәт итә!" балалар рәсем бәйгесенең төбәк этабына нәтиҗәләр ясалды. Бәйгедә Татарстан полициясе хезмәткәрләренең 6дан 14 яшькәчә балалары һәм Татарстан ЭЭМның шефлыгында булган Чистай балалар йортында тәрбияләнүчеләр тәкъдим иткән 150 эш каралды. Жюри иң яхшы 5 эшне билгеләде. Алар арасында Россия...
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстанда "Минем әти-әнием полициядә хезмәт итә!" балалар рәсем бәйгесенең төбәк этабына нәтиҗәләр ясалды.
Бәйгедә Татарстан полициясе хезмәткәрләренең 6дан 14 яшькәчә балалары һәм Татарстан ЭЭМның шефлыгында булган Чистай балалар йортында тәрбияләнүчеләр тәкъдим иткән 150 эш каралды.
Жюри иң яхшы 5 эшне билгеләде. Алар арасында Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегендә хезмәт итүче өлкән тикшерүче Эльза Алмакаева һәм Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаевның кызы 9 яшьлек Айгөл Алмакаеваның рәсеме дә бар иде. Айгөлнең эше Россия ЭЭМга бәйгенең федераль этабында катнашуга җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев