Сынау уздылар
3 нче Аксубай мәктәбендә укытучылар диагностик сынау узды. Сынауда 289 укытучы катнашты, шул исәптән 110 башлангыч сыйныфлар укытучылары да. Сынау ике сменада үтте: беренчесе сәгать 8дән төшкә кадәр (рус теле, химия, башлангыч сыйныфлар укытучылары), икенчесе - 13:00тән 16:00 сәгатькә кадәр (математика, физика, татар теле, җәмгыять белеме, тарих, биология, география, инглиз...
3 нче Аксубай мәктәбендә укытучылар диагностик сынау узды.
Сынауда 289 укытучы катнашты, шул исәптән 110 башлангыч сыйныфлар укытучылары да.
Сынау ике сменада үтте: беренчесе сәгать 8дән төшкә кадәр (рус теле, химия, башлангыч сыйныфлар укытучылары), икенчесе - 13:00тән 16:00 сәгатькә кадәр (математика, физика, татар теле, җәмгыять белеме, тарих, биология, география, инглиз теле мөгаллимнәре).
Мохит - бердәм дәүләт имтиханындагыча. Укытучылар металлэзләгеч аша үттеләр, телефоннар сүндерелде, кабинетлар видеокүзәтү җайланмалары белән җиһазланды, өстәлләрдә кара гельле ручкалар. Процессны диагностик сынау үткәрүнең ачыклыгы өчен җаваплы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле күзәтте. Мөгаллимнәрнең дулкынлануы сизелсә дә, елмаерга тырыштылар.
- Үз белемнәребезгә ышанабыз, - диләр алар.
Диагностик тест фән укытучыларына методик ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылды.
Исегезгә төшерәбез, сынау нәтиҗәләрен министрлык тикшермәячәк. Әлеге нәтиҗәләр фән укытучыларының квалификациясен күтәрү программасын төзегәндә исәпкә алу өчен белемнәрне үстерү Институтына юлланачак. Алар шулай ук мәгариф идарәләренең муниципаль органнарына һәм белем бирү оешмаларына җибәреләчәк.
Муниципаль методик хезмәте "проблемалы зоналар" буенча фән укытучылары белән эшләүне оештыру өчен район методик берләшмәләре кысаларында "юл картасы" төзиячәк, ә мәктәпләрнең методик хезмәте һәр конкрет укытучы белән укыту фәнен тирәнтен белүдәге бушлыкларны бетерү өстендә эшләячәк.
Беркем дә, шул исәптән мәктәп администрациясе дә, ниндидер оештыру карарлары кабул итү өчен укытучыларның диагностик сынау нәтиҗәләрен тикшерүне күздә тотмый. Сынау бары тик укытучыга методик ярдәм күрсәтүгә генә нигезләнгән. Чыгарылыш сыйныф укучыларына белем бирүче укытучылар үз фәннәрен бик яхшы белергә һәм бер үк вакытта БДИ тапшыру процедурасы һәм биремнәр эчтәлеге белән яхшы таныш булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев