Без – “Сәләт“тә, сәләт – бездә
Аксубайда тантаналы рәвештә "Сәләт" балалар иҗтимаги оешмасы ачылды. Әлеге хәрәкәт активисты Ләйлә Моратшина аның рәисе итеп билгеләнде. Тантана үткән 3 нче мәктәп укучылары кунакларны татар, рус, инглиз телендә сәламләделәр. Аннан соң флеш-моб күрсәттеләр, экскурсия үткәрделәр. Мәктәп фойесында талантларны тәкъдим итү булды. Сәләт - икенче төрле талант дигән сүз. Иҗтимаги хәрәкәтнең...
Аксубайда тантаналы рәвештә "Сәләт" балалар иҗтимаги оешмасы ачылды.
Әлеге хәрәкәт активисты Ләйлә Моратшина аның рәисе итеп билгеләнде.
Тантана үткән 3 нче мәктәп укучылары кунакларны татар, рус, инглиз телендә сәламләделәр. Аннан соң флеш-моб күрсәттеләр, экскурсия үткәрделәр.
Мәктәп фойесында талантларны тәкъдим итү булды. Сәләт - икенче төрле талант дигән сүз. Иҗтимаги хәрәкәтнең максаты - сәләтле балаларны берләштерү, туплау һәм үстерү, ул иҗатта һәм фәндә талантлы булган балалар өчен үзәк нокта булып торачак.
Укучылар фойеда ук физик, биологик һәм химик тәҗрибәләрен күрсәттеләр, баянда, гитарада уйнадылар, мехенди сәнгатен тәкъдим иттеләр, шахмат уйнадылар.
Башкаладан килгән кунаклар - "Сәләт" үзәгенең башкарма директоры Тимур Сөләйманов, аның урынбасары Айгөл Габдрахманова, клуб президенты Игорь Смирнов һәм куратор Айдар Якупов аксубайлыларның ачык күңелле һәм актив булуыннан хәйран калдылар.
- Без мәктәпкә килеп, директор һәм активистлар белән танышырбыз дип кенә уйлаган идек, - дигән фикерләрен белдерде Тимур Сөләйманов. - Ә монда шундый күләмле программа әзерләгәннәр, мәктәпнең талантларга бай булуы күренеп тора. Директор да, укытучылар да, укучылар да бердәм командада эшлиләр.
Ул шулай ук "Сәләт"нең эшчәнлеге, профильле биш үзәк турында сөйләде. Сәләтлеләр үзәгенең төп бурычы - талантлы балаларны сайлап алу, аларга ярдәм күрсәтү һәм алга таба озата бару. Халыкара белем бирү технологияләре үзәге - ул кадрлар әзерләү, программалы чараларны тормышка ашыру өчен проект төркемнәрен формалаштыру. "Сәләт" клубы оешманың төрле еллардагы проектларында катнашучыларның барысын да берләштерә. Шулай ук ММЧ белән хезмәттәшлек итүгә җаваплы медиаүзәк, балалар һәм яшьләр инициативасы үзәге дә бар.
Аксубайның "Сәләт" клубы Республика яшьләр хәрәкәтен тәкъдим итәчәк. Аның сафларына 3 нче мәктәп укучыларын тантаналы төстә кабул иттеләр. Клуб барлык талантлы балаларны да берләштерәчәк дип планлаштырыла.
- Без яшь буынга позитив йогынты ясап, бердәм оешма булып эшләячәкбез, - дип сөйли Аксубай "Сәләт"е рәисе Ләйлә Моратшина. - Тулаем алганда, әлеге иҗтимаги оешманың максаты - талантлы социаль-иҗади яшьләргә әхлаки тәрбия бирү һәм аларның актив ялын оештыру. Безнең бурыч - Аксубай районының сәләтле балаларын берләштереп, республика оешмасы проектларында катнашу.
Катнашучылар өчен мәҗбүри шартлар да бар - татар телен белү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев