Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Волонтерлар хәрәкәтенә – яңа омтылыш

Аксубайда "Волонтер" Төбәкара ирекле хәрәкәт вәкилләре белән очрашу булды. Аксубай мәктәбе укучыларының волонтерлык хәрәкәтендәге белемнәре - Казанда узган Универсиадада ирекле ярдәм итүчеләр турындагы мәгълүмат, ә тәҗрибәләре ветераннарга хуҗалык эшләрендә ярдәм итү (очрактан очракка) белән чикләнде. Ә монда исә балалар алдында волонтерлар хәрәкәтенең киң күләмле кызыклы программасы ачылды. Катнашучыларны район башкарма...

Аксубайда "Волонтер" Төбәкара ирекле хәрәкәт вәкилләре белән очрашу булды.

Аксубай мәктәбе укучыларының волонтерлык хәрәкәтендәге белемнәре - Казанда узган Универсиадада ирекле ярдәм итүчеләр турындагы мәгълүмат, ә тәҗрибәләре ветераннарга хуҗалык эшләрендә ярдәм итү (очрактан очракка) белән чикләнде. Ә монда исә балалар алдында волонтерлар хәрәкәтенең киң күләмле кызыклы программасы ачылды. Катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров сәламләде.

- Волонтерлык белән шөгыльләнү - кирәкле һәм киләчәге булган эш, - дип билгеләп үтте ул. - Бер команда булып уртак оештырылган җәмәгать эшен башкару сездә күп кенә мөһим сыйфатларны ача ала. Бу хәрәкәттә катнашу киләчәктә тормыш максатларына ирешүдә мөһим роль уйнарга мөмкин.

"Волонтер" хәрәкәте ирекле ярдәм күрсәтүне җәелдерүдә сирәк очрый торган тәҗрибәгә ия. Татарстанда 20 ресурслы волонтер үзәк булдырылачак, Аксубайныкы да шулар исәбендә. Хәрәкәтнең вәкиллеге: ирекле рәвештә игелекле эшләр кылу юлы белән әхлак тәрбияләү.

- Волонтерлар алдында бөтен юллар да ачык, - дип ассызыклады яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек җитәкчесе Станислав Зайцев. - Чөнки хәзер җәмәгать эшләрендә катнашуга зур әһәмият бирелә.

Республикада "Волонтер" ирекле хәрәкәтенең ничек яшәве һәм эшләве турында аның координаторы Антон Актуганов сөйләде. Очрашуда катнашучылар ирекле ярдәмчеләр турында видеосюжет карадылар.

Рәсми өлешне республика "волонтерчылары" үткәргән кызыклы тренинг-семинар алыштырды. Аксубай укучылары тренингның барлык этапларын үтеп, үзләренең иҗтимаги билгеләнешкә ия хәрәкәттә катнашырга әзер булуларын күрсәттеләр. Безнең район буенча "Волонтер" ирекле хәрәкәт координаторы итеп бертавыштан 2 нче мәктәпнең педагог-оештыручысы Светлана Башатованы сайладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев