Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Өйдә утыр

Яшүсмерләрнең төнлә ата-аналары яки аларны алмаштырган затлар озатуыннан башка чыгып йөрүенә бәйле административ җәза каралган. Россия МВД ның Аксубай районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы Игорь Белов сүзләренә караганда, агымдагы ел башыннан 50 кешегә җәза бирелгән инде. Уку чорында төнге сәгать уннан иртәнге алтыга кадәр урамда йөрүне...

Яшүсмерләрнең төнлә ата-аналары яки аларны алмаштырган затлар озатуыннан башка чыгып йөрүенә бәйле административ җәза каралган.


Россия МВД ның Аксубай районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы Игорь Белов сүзләренә караганда, агымдагы ел башыннан 50 кешегә җәза бирелгән инде. Уку чорында төнге сәгать уннан иртәнге алтыга кадәр урамда йөрүне тыйган Законны бозган яшүсмерләрнең ата-аналарын башта административ комиссиягә чакырганнар, әлеге гамәл кабатланганда акчалата штраф салынган. Бу уңышлы һәм уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларның барысына да кагылды. Полиция хезмәткәрләре төнлә район үзәге һәм торак пунктлар урамнары буйлап рейдлар үткәрү вакытында игътибарга алынган яшүсмерләр еш очракта төрле сәбәпләр табып акланырга тырышалар. Әмма закон барысы өчен дә бер - сәгать уннан соң балалар өйдә булырга тиешлеген балалар үзләре дә ата-аналар да аңларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев