Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай районы башлыгы китаплар авторына Рәхмәт хаты тапшырды

Бердәм тавыш бирү көнендә район башлыгы Камил Гилманов Мюд поселогында яшәүче туган якны өйрәнү буенча китаплар авторы Ирина Степанова янында булды.

Ирина Степанова туган төбәк тарихын өйрәнә, районның торак пунктларының барлыкка килү тарихы, хезмәтләре белән районны таныткан кешеләр турында китаплар яза. Ул басып чыгарган 15 басма район өчен зур тарих һәм мәдәни кыйммәт булып тора. Язучылык эшчәнлеге өчен Ирина Степанова «Чуашстанның атказанган мәдәният эшлеклесе» дигән истәлекле билге белән бүләкләнгән. Район җитәкчесе туган төбәкнең тарихи мирасын өйрәнүгә, этномәдәниятне пропагандалау һәм саклауга керткән бәя биреп бетергесез өлешен билгеләп үтеп, Ирина Степановага Рәхмәт хаты тапшырды. 
Район башлыгы белән очрашу җылы, дустанә мохиттә үтте, Йорт хуҗабикәсе яңа китаплар өстендә эшләү планнары белән уртаклашты, уңайлы үзгәрешләргә үзенең бәяләмәсен белдерде, район җитәкчесенең алга таба да нәтиҗәле эшләвен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев