Аксубай укучыларына һәм балаларга иминлек чаралары турында сөйләделәр
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай укучыларына һәм балаларга иминлек чаралары турында сөйләделәр

Районның мәгариф учреждениеләрендә иминлек айлыгы узды.

Акциянең төп бурычы – балаларны төрле гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтү, шулай ук педагогларга һәм ата-аналарга балигъ булмаганнарны яклау чаралары турында искә төшерү.

Фото отдел образованиясындан

Укыту программасы гамәли дәресләрдән башланды. Укучылар лекцияләр тыңлап кына калмадылар, ә биналардан эвакуацияләнүне гамәлдә дә сынап карадылар.

Әзерлекнең аерым бер өлеше заманча куркынычларга багышланды. Балалар өчен дроннар һөҗүме, авиация яки ракеталар атуы, шулай ук янгын чыккан очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында өстәмә күнегүләр үткәрелде. Укытучылар исә инструктаж уздылар: аларны гадәттән тыш хәлләрдә эш алгоритмнары һәм уку йортларының антитеррор иминлеге кагыйдәләре белән таныштырдылар.

Моннан тыш, айлык планына түбәндәгеләр кертелде:

  • сыйныф җыелышларында ата-аналар белән балаларның буш вакытын контрольдә тоту һәм өйдә янгын иминлеге кагыйдәләре турында әңгәмәләр;
  • Аксубай янгын сүндерү һәм коткару гарнизонына экскурсияләр һәм Ачык ишекләр көннәре;
  • юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү буенча тематик конкурслар, викториналар, ачык дәресләр.

Тәртип саклауны һәм күнегүләрнең гамәли өлешен оештыруны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тәэмин итте.


Нет комментариев