Киса авылында Тимур Куштуковка истәлек тактасы ачу тантанасы булды.

Чарага һәлак булган сугышчының туганнары һәм якыннары, авылдашлары, хакимият вәкилләре җыелды.
– Геройлар без тыныч күк йөзе астында яшәсен өчен яу кырында гомерләрен бирделәр. Тормышыбыз ничек кенә үзгәрмәсен, туган җирдә бу истәлек тактасы мәңге калачак, – дип мөрәҗәгать итте митингта катнашучыларга район башлыгы Алмаз Мингулов. – Без бүген Тимур Леонидовичны искә алабыз, аңа тирән хөрмәтебезне белдерәбез.
– Ул – безнең якташыбыз, повестка яки бурыч турында чит кеше боерыгын көтеп тормыйча, үз теләге белән Ватанны сакларга киткән гади авыл егете. Ул чын ир-егетләрчә, үз балаларының, авылдашларының һәм бөтен илнең тынычлыгы өчен җаваплылык тоеп, йөрәк кушуы буенча китте. Кызганычка, ул хәрби бурычын үтәп кайта алмады, геройларча һәлак булды. Аның гомере бик кыска булды, – дигән сүзләрне яңгыратты тантананы алып баручы.
Митингта чыгыш ясаучылар Тимур Куштуковның батырлыгы, аның курку белмәс кеше булуы турында сөйләделәр. Хәтер тактасыннан ак җәймәне геройның әнисе һәм кызы салдырды. Тантанада катнашучылар Тимур Леонидовичны һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган барлык сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Аннары мемориал итәгенә кызыл канәферләр ятты. Югалту авыр, ләкин Россия тарихы битләре нәкъ менә шундый бәя белән языла. Ватан уллары арасында батыр якташларыбызның исемнәре дә мәңгегә калачак. Алар үлемсез дан, батырлык һәм кыюлык китабына кертелделәр.
Тимур Леонидович Куштуков 1985 елның 12 сентябрендә Куйбышев өлкәсенең Краснояр районы Конезавод авылында туган, Киса авылында үскән. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Яңа Аксубай урта мәктәбендә укыган. Армиядә Ульяновскида, Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән. Гаилә корган, өч бала тәрбияләгән. «Татавтодор» АҖнең Аксубай филиалында кранчы, аннары Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә төрле эшләрдә эшли. 2025 елда Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Элеккеге десантчы кая барганын яхшы аңлаган.
Якташыбызның гомере 2025 елның 10 августында хәрби бурычын үтәгәндә өзелә. Батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Тимур Куштуков вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Нет комментариев