Аксубай ветераны яшьтән үк сугыш һәм ятимлек ачысын татыган
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераны яшьтән үк сугыш һәм ятимлек ачысын татыган

Тыл ветераны Әминә Гыйниятуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ул 1936 елның сентябрендә Биләр районының Такталы авылында дөньяга килә. Гаиләдә беренче бала була. Язмыш аңа иртә сынаулар әзерли: кызга өч яшь тулганда, икенче баласын тапканда әнисе вафат була. Бер елдан кечкенә сеңлесе дә авырып үлә. Әтисен фронтка алалар. 1942 елда ул сугышларның берсендә каһарманнарча һәлак була. Шулай итеп, кыз тома ятим кала. Аны әбисе белән бабасы тәрбияли.

Әминә авыл мәктәбендә өч сыйныф тәмамлый, шуннан соң аның хезмәт юлы башлана. Кечкенәдән үк ул көтү көтә, бозаулар карый. Уналты яшендә аны дус кызлары белән бергә Пермь якларына урман кисү эшләренә җибәрәләр.

25 яшенә кадәр Әминә Шамил кызы колхозда эшли. Авылдашы Исмәгыйль Гыйниятуллин белән гаилә коралар. Гыйниятуллиннар гаиләсендә дүрт бала үсә. Әти-әниләре аларда намуслылык, җаваплылык һәм хезмәт сөючәнлек сыйфатлары тәрбиялиләр.

Әбекәйнең олы улы укытучы һөнәрен сайлаган һәм бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, икенче улы – механизатор һөнәрен үз иткән, өченчесе «КамАз» заводында хезмәт куя. Кызы Яр Чаллы хастаханәсендә өлкән шәфкать туташы булып эшли. Балалары әниләренә биш онык бүләк иткәннәр.
Бүген ветеран якыннарының кайгыртуында, лаеклы һәм тыныч гомер кичерә.

Гайнатуллиннар гаилә архивыннан фото

Әминә Шамил кызын юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин килде.

– Хөрмәтле Әминә Шамил кызы, Сезне юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм! Сез авыр елларда илебезнең терәге булган каһарман буын вәкиле. Сезнең хезмәт батырлыгыгыз – барыбыз өчен дә үрнәк, – дигән теләкләрен җиткерде рәсми кунак һәм юбилярга район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды. – Сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы телим. Балаларыгыз һәм оныкларыгыз сезнең изге сыйфатларыгызны мирас итеп алсыннар, бу сезгә зур шатлык китерсен! Хезмәтегез һәм ныклыгыгыз өчен зур рәхмәт!

Котлауларга Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Гөлия Мифтахова да кушылды һәм үзенең җылы теләкләрен җиткерде.


Нет комментариев