Аксубай районының Федоровка интернат-йортында өлкән буын вәкилләрен котладылар
Яңалыклар

Аксубай районының Федоровка интернат-йортында өлкән буын вәкилләрен котладылар

Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тантаналы чара узды.

фото Федоровка интернат-йорты архивыннан

Залда учреждениедә тәрбияләнүчеләр һәм социаль тармак ветераннары – озак еллар ялгыз калган кешеләр турында кайгыртучылар җыелды.

Аларны бәйрәм белән котларга мәртәбәле кунаклар килде.

Өлкән буын вәкилләренә чын күңелдән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов мөрәҗәгать итте. Ул интернат-йорт коллективына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, социаль хезмәтләр алучыларга яшәү, дәвалану һәм ял итү өчен тудырылган шартларны билгеләп үтте.

Тантанада катнашучыларны район башлыгы Алмаз Мингулов та сәламләде.

– Өлкән буынга хөрмәт традициясен саклап калу бик мөһим, — дип ассызыклады ул, ветераннарга тармакта күпьеллык хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевнең ярдәмчесе Алсу Мәхмүтова халык сайлаган вәкил исеменнән ихлас котлауларын җиткерде һәм интернатта яшәүчеләрнең һәркайсына бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм музыка һәм алкышлар белән тулды. Район мәдәният йорты артистлары һәм учреждениенең иҗади программа әзерләгән талантлы хезмәткәрләре тамашачыларга якты кәеф бүләк иттеләр.


Нет комментариев