Аксубай районында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

Район мәдәният йорты алдындагы мәйдан бәйрәмчә сәүдә павильонына әйләнде.

Иртән иртүк монда районның төрле почмакларыннан халык җыелды: мәктәпләр, балалар бакчалары вәкилләре, фермерлар һәм шәхси хуҗалык ияләре үзләренең сәүдә рәтләрен җәелдерделәр.

Сәүдә бик җанлы барды. Бакчаларда үстерелгән уңыш: бәрәңге, кәбестә, кишер, тозланган ризыклар, бал, сөт тәкъдим ителде. Мал асраучылар өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләре ашлык алып килделәр. Район үзәге мәктәпләре һәм балалар бакчаларының сәүдә рәтләре бик матур һәм күркәм күренә иде. Алар көзге яфраклар, декоратив кабаклар һәм миләш тәлгәшләре белән бизәлгәнгә, кул эшләре күргәзмәсен хәтерләтттеләр.

— Көзен бездә мондый ярминкәләр оештырулары бик яхшы, — дип үз фикере белән уртаклашты пенсионер Валентина Сергеевна, сумкасына берничә баш кәбестә салып. — Быел кәбестә утыртмадым, аның белән мәшәкатьләр күп, ә монда яхшы, бик тыгыз кәбестәләр саталар. Менә тозларга дип алдым.

Мәйдан буйлап күңелле музыка яңгырады, сатучылар өлкән яшьтәге сатып алучылар белән ихлас аралаштылар, һәм барысының да кәефе күтәренке иде.


Нет комментариев