Искекыязлылылар махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга ярдәм итәләр
Иске Кыязлы авыл җирлеге халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.
«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән патриотик акция битараф булмаган һәр кешегә кагыла. Украинада нацизм белән көрәшкән сугышчыларга ярдәм итү өчен, Иске Кыязлы авылы хатын-кызлары кулдан басып өй токмачы кисү өмәсе оештырдылар.
Алар бер мәйданчыкта җыелдылар, үзләре белән токмач ясау өчен кирәкле йомырка, он һәм бөтен нәрсәне алып килделәр. Өйдән әзерләп килүчеләр дә булды. Аларның барысы да сугышчыларга шатлык китерү теләге белән җиң сызганып эшләделәр. Гуманитар ярдәм тупланган авыл җирлеге бинасына токмач белән бергә, сугышчыларыбыз өчен төрле тәм-томнар, ярма һәм башка ризыклар, җылы оекбашлар китерүчеләр дә, акча биреп калдыручылар да булды.
Уллары, ирләре алгы сызыкта хәрби бурычларын үтәүче сугышчыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү дә шулай беренче урында тора. Күптән түгел генә авыл җирлеге гаиләләрне утын белән тәэмин итүне оештырды. Авылның игелекле ир-атлары, яшенә-картына кармастан, утынны кисеп, ярып, йортлар буенча тараттылар.
Бу игелекле эшләрне алар күңел һәм җан җылыларын салып башкардылар.
–Иң мөһиме, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез исән-сау өйләренә әйләнеп кайтсыннар, – диләр алар.
Фото: Иске Кыязлы авыл җирлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев