Тыл хезмәтчәне сугыш вакытында ныклык үрнәге күрсәткән
Кешеләр һәм язмышлар

Тыл хезмәтчәне сугыш вакытында ныклык үрнәге күрсәткән

Тыл хезмәтчәне Эрнедей Илгузинага 96 яшь тулды.

Туган көнендә ветеран иң җылы һәм ихлас котлаулар кабул итте. Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров Эрнедей Николаневна яшәгән йортка рәсми визит белән килде. Ул ветеранга район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды, аңа күпьеллык хезмәте һәм какшамас рухи көче өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Хезмәтегез һәм ныклыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сәламәтлек, иминлек, якыннарыгызның йөрәк җылысын тоеп яшәвегезне телим, – диде ул.

Эрнедей Николаевнага күп авырлыклар һәм сынаулар кичерергә туры килгән. Аның җилкәсе артында – тулы бер чор. Аның бала чагы һәм яшьлеге кырыс сугыш елларына – авыр хезмәт һәм бөек кешелек сынаулары чорына туры килә. Ир-атлар фронтка китә, күбесенә өйләренә әйләнеп кайту насыйп булмый, колхоз эшенең бөтен авырлыгы хатын-кызлар, картлар һәм үсмерләр җилкәсенә төшә. Эрнедей кечкенәдән үк өлкәннәр белән бертигез эшли, уртак Җиңү һәм илнең киләчәге өчен үзен кызганмый: атлар карый, урак ура, арба белән басудан уңыш ташый, колхоз ихтыяҗлары өчен урман хәзерләүдә катнаша, фермада хезмәт куя.

Ул, көчен кызганмый, гомуми эшкә үз өлешен кертә. Үткән еллар – тормыш тәҗрибәсенең, зирәклекнең һәм истәлекләрнең бәһасез байлыгы ул. Бигрәк тә хәзер аның янында оныгының булуы сөендерә, ул әбисен мәхәббәт, җылылык һәм кайгырту белән уратып алган, көндәлек тормышта аңа ярдәм итә.


Нет комментариев