«Юность» спорт залында 2011-2013 елгы мәктәп укучылары арасында өстәл теннисы буенча район турниры узды.
Ярышлар яшьләр, бердәмлек һәм игелекле ихтыяр елы кысаларында узды.
Катнашучылар реакция тизлеген, җитезлек һәм һәр туп өчен киеренке көрәш алып бара белүләрен күрсәттеләр.
Үсмерләр арасында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
- 1 нче урында — Никита Альметкин (Аксубайның 2 нче мәктәбе);
- 2 нче урында — Савелий Фәхретдинов (Кәкре Күл мәктәбе);
- 3 нче урында – Данир Хөснетдинов (Иске Кыязлы төп гомуми белем бирү мәктәбе).
Кызлар арасында:
- 1 нче урында – Дарья Самохвалова (Иске Ильдеряк мәктәбе);
- 2 нче урында — Регина Кондратьева (Аксубайның 2 нче мәктәбе);
- 3 нче урында — Анастасия Убейкина (Аксубайның 2 нче мәктәбе).
Команда зачетында Аксубайның 2 нче мәктәбе җиңү яулады. Икенче урынны — Кәкре Күл урта мәктәбе, өченче урынны Иске Кыязлы төп гомуми белем бирү мәктәбе алды.
Турнир яшь спортчыларга үз көчләрен сынап карарга, ярышларда тәҗрибә тупларга һәм осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Фото мәктәптән тыш эшләр үзәге архивыннан.
Нет комментариев