2 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр Татарстанда җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар уза.
Алар Аксубай районына да кагылачак.
Бу чорда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольгә алуны көчәйтәчәк. Аерым игътибарны юл кичүләрендә җәяүлеләргә юл бирмәгән машина йөртүчеләргә, шулай ук рөхсәт ителмәгән урыннарда яки тыючы светофор сигналына юлны кисеп чыккан җәяүлеләргә юнәлтәчәкләр.
Инспекторлар шулай ук торак пунктлардан читтә караңгы вакытта яктырткыч элементлар куллануны да күзәтәчәкләр. Моннан тыш, җәяүлеләр кичүләренең, тротуарларның һәм җәмәгать транспорты тукталышларының торышын тикшерәчәкләр.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә искәртә: җәяүлеләр кичүенә якынлашканда, алдан ук тизлекне киметергә һәм туктарга әзер булырга кирәк. Җәяүлеләргә юлны бары тик билгеләнгән урыннарда гына кисәргә, ә юл чатларында – тротуарлар яки юл читләре буенча чыгарга кирәк. Юл өлешенә чыкканчы, машина йөртүчеләрнең чынлап та юл бирүенә инанырга кирәк.
Көзен көннәр кыскара, юлларда күрүчәнлек начарлана. Шуңа күрә машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә аеруча игътибарлы булырга тиеш.
Иминлек һәркемнең җаваплылыгына бәйле!
Нет комментариев