Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Яшелчәләрне кайдан сатып алырга?

Татарстан Республикасының этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү, аның әйләнеше һәм сыйфатын контрольләү һәм кулланучылар хокукын яклау буенча Дәүләт инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына сатып алынган яшелчәләр сыйфатыннан, атап әйткәндә, кыярда күксегән тәм барлыгыннан зарланган гражданнардан берничә мөрәҗәгать кергән. Тикшерү вакытында, яшелчәләрнең урамда машинадан саткан шәхси затлардан, икенче төрле әйткәндә, әлеге...

Татарстан Республикасының этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү, аның әйләнеше һәм сыйфатын контрольләү һәм кулланучылар хокукын яклау буенча Дәүләт инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына сатып алынган яшелчәләр сыйфатыннан, атап әйткәндә, кыярда күксегән тәм барлыгыннан зарланган гражданнардан берничә мөрәҗәгать кергән.


Тикшерү вакытында, яшелчәләрнең урамда машинадан саткан шәхси затлардан, икенче төрле әйткәндә, әлеге эшчәнлек төре белән шөгыльләнү һәм кайдан алынганлыгы билгеле булмаган продукция белән сату итү рөхсәт ителмәгән кешеләрдән сатып алынганлыгы ачыкланды.
"Продуктларны бары тик мәҗбүри ветеринария-санитария экспертизасы үткәннән соң гына китерелгән махсус сәүдә нокталарыннан сатып алыгыз, - дип киңәш бирә Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече Госман Билалов. - Болай эшләгәндә бозылган продуктларны куллану куркынычы күпкә кими".

Фото: http://укроп.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев