Төрлесеннән рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ел нәтиҗәле үтте
Яңа Кармәт авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышы узды. Авыл җирлеге башлыгы Илнар Шакиров, елга нәтиҗә ясап, гомумән, халык өчен ел нәтиҗәле булды, дип белдерде. Үткән елда күп эшләр башкарылган, шуның ярдәмендә авыл халкының да тормыш сыйфаты яхшырган. Халыктан җыелган үзара салым акчасына һәм республикадан өстәлгән средствога (гомуми күләме 800 меңнән артык)...
-
Билгеләнеш
"Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе" (ТР АЯБ) иҗтимаги төбәк берләшмәсе җитәкчесе итеп аксубайлы Роберт Сәлахов билгеләнде. Роберт Казан Федераль университетын тәмамлаган, ике елдан артык Аксубайның Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәбендә тарих укытучысы булып эшләде. Берүк вакытта районның аграр яшьләр оешмасын җитәкләде. Яшь мөгаллим Татарстан активистлары командасында "Яшь аграрчылар" Бөтенроссия...
-
"Канун хәзер кирәк"
Аксубай районы тарихында беренче тапкыр зоояклаучылар бергә җыелып, "Канун хәзер кирәк!" Бөтенроссия акциясенә туры китереп дүрт аяклы дусларга ярдәм максатыннан акция оештырдылар. Безнең районда күптән түгел Түбән Баланда авылында "Вега" исемле приют ачылды. Аны Марина Симакова һәм аның улы Роман оештырдылар. Бүген приютта 12 эт, 7 көчек, 54 мәче һәм...
-
Сөлчә елгасына яңа юл “салалар“
Ике атна дәвамында Аксубай халкы Сөлчә елгасы үзәнендә чистарту эшләре барганын күзәтеп торды. Кыска вакыт эчендә дачалардан Золин урамына кадәр елга үзәне агачлар һәм куаклардан чистартылды. Чистарту эшләре Татарстан Республикасы территориясендә су мөнәсәбәтләре өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру кысаларында башкарыла. - Ә дөресрәк әйткәндә - "2014-2020 елларга Татарстан Республикасының су...
-
Иминлек турында сөйләштеләр
Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы алдагы бәйрәм көннәренә багышланды. Комиссия рәисе - район башлыгы Камил Гилманов, массакүләм бәйрәм чаралары үткәрелү чорында гражданнар үзләрен имин хис итәргә тиеш, дип белдерде. Хезмәтләр һәм ведомстволар алдагы бәйрәм көннәрендә эшләрнең ничек оештырылуы турында хисап тоттылар. Ведомство идарәлегендә булган объектларда террорчылыкка каршы иминлек эшләре...
-
Өйрәнүләр уңышлы үтте
Аксубай район судында планлы янгын-тактик өйрәнүләр үткәрелде. Сценария буенча суд бинасының беренче катындагы канцелярия кабинетында "янгын" чыкты, бина буйлап төтен таралды. Тавышлы хәбәр итү системасы эшли башлаганнан соң барлык хезмәткәрләр һәм бирегә килгән кешеләр бинадан чыктылар.Янгын урынына коткаручылар, медиклар, полиция хезмәткәрләре килде. Гадәттән тыш хәл урыны санаулы минутларда чолгап алынды,...
-
Кабул итү оештырыла
18 июль көнне сәгать 10да медико-социаль экспертиза буенча баш эксперт, "ТР буенча МСЭ баш бюросы" ФКУ җитәкчесе Низамов Ригель Халәф улы кабул итү оештыра. 17 июль көнне кабул итүгә язылу 8 (84345) 9-23-40 яисә 8-9372977946 телефон номерлары буенча 8:00дән 15:00 сәгатькәчә, адресы: Нурлат шәһәре, Шашин урамы, 27а йорты.
-
Маммограф кабул итә
17, 18, 19 июль көннәрендә район хастаханәсе территориясендә күчмә маммограф эшләячәк. Кабул итү бушлай. Яшь чикләнмәгән. Эш сәгатьләрендә мөрәҗәгать итәргә.
-
Бергәләп тәртип салыйк
"Сәләт-Аксубай" клубы фәннән кала экология юнәлешендәге проблемалар белән дә кызыксына. Аксубайның 3 нче мәктәбендә макулатура җыю игълан ителгән иде, аңа сәләтлеләр дә актив кушылды. Алар өйләр буенча йөреп, алынган заявкалар буенча макулатура җыйдылар, үзләре дә өйләреннән алып килделәр. Каникуллар чорында клуб активистлары балалар бакчаларында экология дәресләре оештыралар. Күптән түгел район...
-
Эсседә үлүчеләр саны арткан
Үткән атнада термометр күрсәткечләре 30 градуслы чикне дә узды хәтта. Чамадан тыш эссе көннәрдә һәр кешегә дә кояш сугуны булдырмас өчен сак һәм игътибарлы булырга кирәк. Бу аеруча да йөрәк-кан тамырлары авырулары белән чирләүчеләргә уңайсызлык тудыра. - Атна эчендә ашыгыч ярдәм машинасы 210 тапкыр чакыруга чыкты, - дип сөйли ашыгыч...
-
ҖЫЛЫ БУЛАЧАК
Аксубай универсаль технологияләр техникумында яңа җылыту казанын куллануга тапшырдылар. Заказчылар, подрядчылар һәм газ белгечләренең тулы бер комиссиясе тикшерү үткәреп, аны куллануга рөхсәт бирде. Белгечләр сүзләренчә, яңа җылыту казанын куллануга тапшыру күп кенә өстенлекләр бирә. Техникумга озак еллар хезмәт куйган искесе белән чагыштырганда, яңасы, беренчедән, файдалы коэффицентларны күпкә арттыра. Икенчедән, иске...
-
Гөмбәләр белән сак булыгыз!
Роспотребнадзор Идарәсе мәгълүматларына караганда, ел башыннан Татарстанда 11 кешенең гөмбә белән агулану очрагы теркәлгән, шулар исәбендә ике бала да бар. Аксубайда мондый хәл күзәтелмәде. Республикада агулану нигездә, өлешчә ашарга яраклы гөмбәләрне (кәҗә гөмбәсе), сирәк очракта үз белдегең белән җыйган яки билгесез кешеләрдән сатып алынган башка төрле гөмбәләрне кулланудан килеп чыккан....
-
01 хезмәте
Узган атнада районда ике янгын булды. 2016 елның 17 июл ендә 15 сәгать 23 минутта Глонасс-112 системасы буенча Яңа Ибрай авылында шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Янгынга китергән якынча сәбәп - электр җиһазларын урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен бозу. Шул ук кичтә янгын сүндерүчеләр Азат авылына юл алалар....
-
Күршегез бал кортлары асраса
Редакциягә бал кортлары асраучы күршеләреннән зарланып мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. "Язгы-җәйге вакытта без саф һавада ял итә генә түгел, бакчада да эшли алмыйбыз. Күрше участокта берничә умарта оясы безнең өчен һәлакәткә әверелә. Балаларны да урамга алып чыгып булмый, маллар да зыян күрә". Бал кортлары асраучы күрше белән үзара мөнәсәбәтләрне җайлауда...
-
Казанны акча букчасында
Аксубайлылар илнең финанс тарихын хәл итүдә катнаша алалар әле. Россия Банкы 2017 елда яңа 200 һәм 2000 сумлык банкнотларны әйләнешкә кертергә ниятли. Аксубайлылар, тавыш бирүдә катнашып, аларның бизәлешенә символлар тәкъдим итә алалар. Исегезгә төшерәбез, тавыш бирүдә берьюлы өч объект катнаша: Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан Кремле һәм Кол Шәриф...