Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Тармак ветераннарына багышлап

Өлкәннәр көне уңаеннан районның өлкән буын кешеләрен зур чаралар программасы көтә. Районда өлкән яшьтәге(55 яшьлек хатын-кызлардан алып 60 яшьлек ир-атларга кадәр) 6394 кеше (шуларның 4126 сы хатын-кыз, 2268-е ир-атлар) яши. Шул исәптән 66 Бөек Ватан сугышы һәм аларга тиң ветеран, 21 Бөек Ватан сугышы инвалиды, 983 тыл хезмәтчәне бар. Өлкәннәр...

Өлкәннәр көне уңаеннан районның өлкән буын кешеләрен зур чаралар программасы көтә.


Районда өлкән яшьтәге(55 яшьлек хатын-кызлардан алып 60 яшьлек ир-атларга кадәр) 6394 кеше (шуларның 4126 сы хатын-кыз, 2268-е ир-атлар) яши. Шул исәптән 66 Бөек Ватан сугышы һәм аларга тиң ветеран, 21 Бөек Ватан сугышы инвалиды, 983 тыл хезмәтчәне бар.
Өлкәннәр көнендә район үзәге оешмалары һәм предприятиеләре үз ветераннарын хөрмәтләячәкләр, аларга чәй табыны оештыра яки азык-төлек салынган пакетлар бирәчәкләр. Әмма кайбер пенсионерларның эшләп лаеклы ялга киткән оешмалары юк, чөнки соңгы елларда икътисади сәбәпләр буенча районның кайбер предприятиеләре һәм оешмалары бетерелгән. Әлеге предприятиеләрнең пенсионерлары авыл җирлекләренә беркетелгән.
Өлкән яшьтәге кешеләрне хөрмәтләү буенча иң киң күләмле чаралар шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә үтә. 1 октябрьдә сәгать 10.00 да район мәдәният йортында зур бәйрәм чарасы була. Әлеге чарага бистә җирлегенә беркетелгән 581 таркалган оешмалар ветераннары кеше чакырылган. Пенсионерларны район җитәкчеләре тәбрикләячәк, үзешчән артистлар концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Шуның белән бергә, өлкәннәр ункөнлегендә район мәдәният йортында өлкән буын вәкилләре катнашында күп төрле кызыклы чаралар үтәчәк.
Авыл җирлекләре җитәкчеләреннән урыннарда һәр өлкән кешегә игътибар бирү сорала. Аларның һәркайсына район үзәге җитәкчеләре һәм район советы депутатлары беркетелгән. Бу көнне алар авыл җирлекләре башлыклары белән барлык торак пунктларда булып, өлкән буын кешеләрен хөрмәтләү чараларында катнашачак. Шулай ук мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл мәдәният учакларының үзешчән артистлары да Өлкәннәр көнен үткәрүгә үз өлешләрен кертәчәк. Өлкәннәр көнен үткәрү белән бәйле чараларда (чәй табыны оештыру һәм авыл хуҗалыгы тармаклары ветераннары өчен азык-төлек продуктлары салынган пакетлар хәзерләү) авыл җирлекләре башлыкларына инвесторлар- «ВАМИН-Аксу», «Продкорпорация», «Аксу Агро», «Алтэкс», «Колос», «Актай» агрофирмалары ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев