Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Динозаврлар янына – кунакка

"Игелекле эш" Хәйрия фонды "Хыял" балалар приютында тәрбияләнүче балалар өчен Казанга "Юркин паркы"на - динозаврлар янына баруны оештырды. Бу онытылмаслык сәфәр булды. Балалар белән өстән караганда гигант тиранозавр эзен хәтерләткән "тере" динозаврлар арасында танып белү экскурсиясе үткәрелде. Аннан соң Аксубайдан килгән яшь делегацияне "борынгы кеше"ләр каршы алды. Алар балалар өчен...

"Игелекле эш" Хәйрия фонды "Хыял" балалар приютында тәрбияләнүче балалар өчен Казанга "Юркин паркы"на - динозаврлар янына баруны оештырды.

Бу онытылмаслык сәфәр булды. Балалар белән өстән караганда гигант тиранозавр эзен хәтерләткән "тере" динозаврлар арасында танып белү экскурсиясе үткәрелде. Аннан соң Аксубайдан килгән яшь делегацияне "борынгы кеше"ләр каршы алды. Алар балалар өчен күпсанлы бәйгеләр - башваткычлар, динозаврлар турында викторина, "Дино-комлыкта" казу эшләре оештырдылар. Балалар кафесында тамак ялгап алу - тагын бер күңелле мизгел булды. Төшке аштан соң "Хыял" йорты вәкилләрен мавыктыргыч аттракционнар, төсле ком белән рәсем ясау буенча мастер-класслар, паравозда утырып йөрү, уртасында зур динозавр басып торган бассейнда көймәдә йөзү кебек күңелле мизгелләр көтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев